Маргарита Эглит

Маргарита Эглит ( 1935 елда туган) - Совет һәм Россия галиме һәм механика өлкәсендә укытучы , физика һәм математика фәннәре докторы (1999), профессор (2003). М.В. Ломоносов премиясе лауреаты (1998).

Тәрҗемәи хәле

Эглит Маргарита Эрнестовна 1935 елның 14 гыйнварында Мәскәүдә туган.

1952 - 1957 елларда ул Мәскәү дәүләт механика һәм математика факультетында белем алган. 1957-1960 елларда бу факультетта аспирантурада укыган. 1960 елдан башлап, Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетында хезмәт итә:

1968-2001елларда - доцент, 2001 елдан - бу факультетның гидромеханика кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта 1999-2000 елларда - доцент һәм 2000 елдан - И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетының нефть һәм газ һәм җир асты гидромеханикасы кафедрасы профессоры. [1][2][3] .

1962 елда «К общей теории моделей сплошных сред с конечными деформациями» темасына физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1999 елда «Модели микронеоднородных сред» темасына диссертация яклап, физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була. 2003 елда ВАК боерыгы белән аңа профессор гыйльми исеме бирелә [1] .

Фәнни һәм педагогик эшчәнлек

Мәскәү дәүләт университетында ул түбәндәге темаларга лекцияләр укый:«Механика сплошной среды», «Гидравлика», «Гидродинамика открытых потоков», «Механика неньютоновских жидкостей», «Основы механики сплошной среды» и «Моделирование природных склоновых потоков».

Төп библиография:

  • монография «Неустановившиеся движения в руслах и на склонах» (1986)
  • учебники «Механика сплошных сред в задачах. В 2-х томах» (1996)
  • «Механика сплошных сред. Основные понятия» (2003)
  • «Лекции по основам механики сплошных сред» (2009)
  • «Механика сплошных сред. Теория и задачи» (2010)[1][4] .

Ул 190 нан артык фәнни хезмәтләр [3], фәнни журналларда 114 мәкалә һәм җиде фәнни- тикшеренү эше авторы [5] .

1998 елда «Численно-асимптотические методы исследования многопараметрических задач» циклы өчен М.В. Ломоносов исемендәге премиягә лаек була.

Бүләкләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Эглит, Маргарита Эрнестовна. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021.
  2. Кафедра гидромеханики. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021.
  3. 1 2 Эглит, Маргарита Эрнестовна. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021. Архивировано 13 ноябрь 2021 года.
  4. Эглит, Маргарита Эрнестовна. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021.
  5. 1 2 Эглит, Маргарита Эрнестовна. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2021.

Әдәбият

  • Профессора Московского университета, 1755—2004 : биогр. слов.: в 2 т. / ред. совет: В. А. Садовничий (пред.) и др.; авт.-сост.: Рябухин А. Г., Брянцева Г. В. — М. : Изд-во Моск. ун-та, Т. 2: М—Я. — 2005. — 763 с. — ISBN 5-211-05045-2