Марие Ундер

Марие (Мария) Ундер (эст. Marie Under; 27 март 1883, Таллин25 сентябрь 1980, Стокгольм) — Эстония, Россия һәм Швеция шагыйрәсе һәм тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәле

Мария Ундер укытучы гаиләсендә туган, ата-аналары чыгышы белән Хийумаа утравынан булган. 1891—1900 елларда Ревельдә (хәзерге Таллин) шәхси немец кызлар мәктәбендә белем ала. 1902 елда ул кияүгә чыга һәм Мәскәүгә күчеп, биредә 1906 елга кадәр яши, аннары Ревельгә кайта. Ун дүрт яшеннән шигырьләр иҗат итә башлый.

Үзенең немец телендә язылган шигырларны якын дустына — эстон рәссамы Антс Лайкмаага бүләк итә. Лайкмаа шагыйрәне эстон телендә язарга үгетли. 1904 елның 2 августында «Постимеес» эстон газетасы Марие Ундерның «Ничек булды...» («Как случилось...») дип аталган башлангыч шигырен бастырып чыгара. Шагыйрә Мутти псевдонимын куллана. 1917 елда Сиуру әдәби төркеменә керә, бу чорда Марие Ундерның шигърият символизмның зур йогынтысында була. Шагыйрәнең әсәрләре күңелле була, мәхәббәт һәм тәбигатне данлый. Сиуру группасы таркалганнан соң, Тарапита әдәби төркеменә керә. 1917 елда дөнья күргән «Сонетлар» дип аталган җыентыгы зур уңышка казана.

1920—1930 нчы елларда Марие Ундер — иң зур эстон тел осталарының берсе. Ике дөнья сугышлары арасында азат Эстониядә яшәгән шагыйрь Игорь Северянин, Мария Ундерның әсәрләрен рус телене тәрҗемә итеп «Предцветение» дип аталган шигъриятле җыелма бастырып чыгара. Моннан тыш шулай ук Эстониядә яшәгән рус шагыйрәсе Елизавета Роос-Базилевская да Марие Ундерның шигыйрьләрен рус теленә тәрҗемә итә.

1944 елда Совет Армиясе Эстония территориясенә инеп, немец гаскәрләре чигенгәч, Марие Ундер гаиләсе белән Швецияга күчә, һәм бер ел диярлек качакларның лагерында яши. 1945 елда илнең башкаласы Стокһольмга күчә, театр музейларының берсендә эшли. Күп тәрҗемә итә, шул исәптән рус теленнән эстон теленә (мәсәлән, Анна Ахматованың «Реквием» әсәре, Борис Пастернакның «Доктор Живаго» әсәреннән шигырлар). Совет власына каршы позициядә була, моңа бәйле ССРБ-да аның иҗаты турында озак еллар телгә алынмаган. 1980 елда Стокгольмда вафат булган.

1999 елда язма һәм онлайн-тавыш рәвешендә төзелгән «XX гасыр Эстониянең 100 бөек шәхесе» исемлегенә керә[4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Maria Under // FemBio-Datenbank (нем.)
  2. 1 2 Marie Under // Eesti biograafiline andmebaas ISIK (эст.)
  3. 1 2 Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #119247186 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  4. Sajandi sada Eesti suurkuju / Koostanud Tiit Kändler. — Tallinn: Eesti Entsüklopeediakirjastus, 2002. — 216 lk. ISBN 998570102X.