Марьяна Ро
Марьяна Рожкова, Марьяна Виктор кызы Рожкова (1999 елның 7 октябре, РФ, Южно-Сахалинск), Марьяна Ро буларак күбрәк танылган, — Россия видеоблогеры, җырчы һәм актриса.
Тәрҗемәи хәле
1999 елның 7 октябрендә Южно-Сахалинск шәһәрендә туган. Кече апасы һәм олы абыйсы бар[1].
15 яшеннән 18 яшьлек видеоблогер Ивангай белән якын мөнәсәбәтләрдә булган. 2016 елның декабрендә аларның аерылышуы билгеле булган[2].
2017 елның сентябрендә Марьяна Рожкова һәм рэпер Face арасында якын мөнәсәбәтләр турында билгеле булган[3].
2020 елның июлендә пансексуал буларак каминг-аут ясаган[4].
Иҗаты
2013 елдан YouTube'та видеоблогер булып тора. Күпләр Рожкованың популярлыгының үсүен аның видеоблогер Ивангай белән якын мөнәсәбәтләре белән бәйлиләр.
2015 елның 19 сентябрендә үзенең беренче музыкаль синглын чыгарган, шуның белән музыкаль карьерасын башлаган[5].
Искәрмәләр
- ↑ Девушка Ивангая — блогерша Марьяна Ро отреклась от тяжелобольной матери
- ↑ Ивангай и Марьяна Рожкова расстались [рус.], Life.ru (2016-12-27). 16 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Рэпер Face рассказал об отношениях с Марьяной Ро и их первом поцелуе [рус.], Tricolor TV Magazine (2017-11-13). 16 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Марьяна Ро сообщила, что является пансексуалом, и ответила Бородиной на речь про ЛГБТ. super.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2020. Архивировано 5 август 2020 года.
- ↑ Марьяна Рожкова. Вот ловите очередную песенку (рус.). ВКонтакте (19 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.