Face

Иван Тимофеевич Дрёмин (тәхәллүсе — FACE; 8 апрель 1997, Уфа) — Россия рэп-башкаручы, җырчы һәм җырлар авторы[1]. Яшьлегендә күп кенә урам берләшмәләрендә (милләтчел карашлы радикаль ультраслар, Россиядә экстремистик дип таныла һәм тыелган АУЕ) тора. Еш кына хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана[2].

Яшүсмер чактан паник атакалардан җәфа чигә, психиатрия хастаханәсендә дәвалана. Җирле хәрби комиссариатның медицина комиссиясе нәтиҗәләре буенча берничә авыру, шул исәптән психик авырулар һәм йөзендәге татуировкалар аркасында хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла[3].

Рэперның җырларында сүгенү сүзләре булу сәбәпле, аның концертлары еш кына үткәрелми кала[4], 2020 елда Роспотребнадзор аның «Суицид» исемле бер җырының текстын сайтларга урнаштыруны һәм башкаруны тыя («үз-үзеңә кул салуга өндәү» табыла)[5].

Берничә тапкыр блогер Алексей Навальныйны яклап фикер белдерә, 2022 елның февралендә Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне тәнкыйтьли.

2022 елның мартында, башка беркайчан да кире кайтмаячагын белдереп, илдән китә[6]. 2022 елның апрелендә Россия Юстиция министрлыгы Иван Дрёминны берничә ачык белдерүе һәм расланган чит ил керемнәре булу сәбәпле чит ил агентлары реестрына кертә[7].

Тәрҗемәи хәле

Иван Дрёмин 1997 елның 8 апрелендә Уфада туа. Милләте — рус. Уфа шәһәренең 5 нче лицеенда белем ала[8]. Җиденче сыйныфка кадәр музыка мәктәбендә укый, соңрак бокс белән шөгыльләнә, шәһәр ярышларында җиңү яулый. Урта белем ала, БДИ нәтиҗәләре буенча югары уку йортына керә алмый. Рэперны хәрби хезмәткә йөзендәге татуировкалары һәм кайбер авырулары аркасында алмыйлар[9].

Беренче җырын 2015 елда әбисе акчасына яза. Октябрьдә беренче «Проклятая печать» кечкенә җыентыгын чыгара. Аңа алты җыр керә: «Шаринган», «Гоша Рубчинский», «Rock Star», «Проклятая печать», «Суицид» һәм «Бездельник».

2016 елның 7 мартында «Vlone» кечкенә җыентыгын (5 җыр), 9 июньдә — «Mayhem» (3 җыр), 25 июльдә — «Playboy» (4 җыр) җыентыкларын чыгара.

2017 елның 8 апрелендә иҗат белән шөгыльләнүенә 20 ел тулу хөрмәтенә 16 җырдан торган «Hate Love» студия җыентыгын эшли.

2017 елның 11 октябрендә җырчының Юрий Дудь белән әңгәмәсе чыга.

2019 елның 1 февралендә Face үзенең беренче «Slime» микстейпын чыгара.

Шәхси тормышы

Видеоблогер Марьяна Ро белән очраша[10].

Аның әтисе, Тимофей Дрёмин, 2019 елда шулай ук видеоблогер булган: аның каналы «Тимоха Против Всех» дип аталган.

Дискография

Студия альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2017 — Hate Love[11]
  • 2017 — No Love[12]
  • 2018 — Пути неисповедимы[13]
  • 2019 — 12
  • 2021 — Искренний

Микстейплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2017 — Revenge
  • 2019 — Slime[14]

Мини-альбомлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 — Проклятая печать
  • 2016 — Vlone
  • 2016 — Mayhem
  • 2016 — Playboy (HellaSketchy белән берлектә)
  • 2021 — Жизнь Удалась
  • 2021 — Варвар
  • 2021 — Krazy

Бүләкләре

Ел Тәкәллеф Категория Нәтиҗә
2019 GQ[15] Ел музыканты Җиңү
MTV[16] Ел артисты Номинация

Канун белән җәнҗаллар һәм проблемалар

2017 елны, көзге тур вакытында, Минскта җырчы Face концертын Белоруссия Генпрокуратурасы гамәлдән чыгара[17]. Бу карарга сәбәп итеп артистның җырларындагы норматив булмаган лексика һәм әхлакый-мәдәни нормаларга каршы килүләре күрсәтелә. Берничә вакыттан соң Генпрокуратура «формаль» рәвештә концертны үткәрүгә рөхсәт бирә, әмма җырчыдан норматив булмаган сүзләрне кулланмауны шарт итеп куя. Шулай да концерт мәйданчыгы шул көнне техник сәбәпләргә бәйле ябыла һәм концерт уздырылмый[4].

2020 елның 18 августында Роспотребнадзор Face башкарган «Суицид» җырының текстын тыю турында карар чыгара. Документ җырның эчтәлегендәге берничә күренештә җәмәгать тәртибенә һәм балаларның психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин дип бәяләнүе белән аңлатыла. Экспертиза үткәрелгәч, башкаручының җырында үз-үзеңне үтерүне пропагандалау ачыклана. 2021 елның 26 июлендә әлеге җыр нәтиҗәсендә Россиядә Genius музыкаль платформасын ябалар[5]. Соңрак җыр тексты барлык платформаларда тыелып, мәйданчыклардан тулысынча алына.

2022 елда Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне тәнкыйтьләп, илдән китә[6].

2022 елның 8 апрелендә Россия Юстиция министрлыгы рэперны чит ил агентлары реестрына кертә[18].

2025 елның июлендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Faceны җинаять маддәсе буенча эзләүгә игълан итә[19].

Искәрмәләр

  1. Упреки взрослых и насмешки ровесников: как Face стал голосом поколения • ТНТ MUSIC — Здесь твоя музыка (рус.). tntmusic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2023.
  2. Face (Фейс) – биография, фото рэпера, путь от детства до известности, личная жизнь, альбомы, рост и вес, тату. artchange.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2017. Архивировано 4 октябрь 2017 года.
  3. Рэпера Фейса не взяли в армию из‑за татуировок на лице и «ряда других заболеваний». Архивная копия от 24 июнь 2021 на Wayback Machine
  4. 1 2 Концерт Face в Минске отменила Генпрокуратура (26 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2018. Архивировано 28 февраль 2018 года.
  5. 1 2 Почему в России заблокировали Genius (рус.). The-Flow.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 август 2021. Архивировано 8 август 2021 года.
  6. 1 2 Face уехал из России, он никогда не будет здесь выступать (рус.). The-Flow.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2022. Архивировано 12 март 2022 года.
  7. Минюст объявил рэпера Face иноагентом (рус.). kommersant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2022. Архивировано 8 апрель 2022 года.
  8. Любил литературу, держался особняком. Настоящее прошлое рэпера Face
  9. Рэпера Фейса не взяли в армию из‑за татуировок на лице и «ряда других заболеваний»
  10. «Все произошло спонтанно»: рэпер Face сделал предложение влогеру Марьяне Ро
  11. Рецензия: Фейс — «Hate Love» ***
  12. Двадцатилетний рэпер Фейс побил рекорд «Грибов» по популярности во «ВКонтакте». Кто это такой?
  13. «Эта страна — заточка». Рэпер Фейс выпустил альбом о современной России
  14. Фейс выпустил новый микстейп На пару дней раньше обещанного
  15. Музыкант года 2019: Face. GQ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2019.
  16. MTV EMA 2019 VOTING. www.mtvema.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 октябрь 2019. Архивировано 14 декабрь 2019 года.
  17. «Отмена 100%». Генпрокуратура решила, что Face деструктивен, и отменила концерт в Минске (26 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2018. Архивировано 7 ноябрь 2017 года.
  18. Минюст объявил рэпера Face иноагентом (рус.). kommersant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2022. Архивировано 8 апрель 2022 года.
  19. МВД России объявило в розыск рэпера Face по уголовной статье (2025-07-18). 18 июль 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә