Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен льготалар
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен льготалар (рус. Льго́ты для уча́стников СВО) — Украинадагы махсус хәрби операциядә (МХО) катнашкан гражданнарга дәүләт тарафыннан бирелә торган ташламалар. Ташламага ия булучылар категориясенә түбәндәгеләр керә:
- хәрби хезмәткәрләр;
- Махсус хәрби операция барышында бурыч үтәгән гражданлык белгечләре[1];
- Россия–Украина чигендә һәм Махсус хәрби операция зонасында якын чик буе территорияләрендә бурычларны үтәгән чик сакчылары[2];
- хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре (тол хатын; тол ир; ата-аналар; 18 яшькә кадәрге балалар; 23 яшькә кадәрге көндезге уку бүлегендә белем алучы балалар; унсигез яше тулганчы инвалидлык алган 18 яшьтән өлкәнрәк балалар).
Ветераннар өчен льготалар һәм преференцияләр
Статус гаризасыз рәсмиләштерелә[3][4][5][6][7]. Россия Президенты карары буенча, 2024 елның 1 апреленнән Махсус хәрби операция зонасында Оборона министрлыгы белән контракт төземичә сугышкан сугышчылар да ветеран статусына ия була ала[8]. 2024 елның 1 ноябреннән хәрби хезмәткәрнең Махсус хәрби операциядә катнашуы турындагы белешмә дәүләт хезмәтләре порталында бирелә, тиешле күрсәтмәгә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйган[9].
Торак-коммуналь хезмәтләр:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- торак йортны наемга алган һәм карап торган өчен 50 % күләмендә компенсация алу хокукы[10];
- торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен (торак йорт белән идарә итү, күпфатирлы йортны карап тоту һәм төзәтү эшләре, капиталь ремонтка кертем) 50 % күләмендә компенсация алу хокукы[10];
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне, капиталь ремонтка кертемнәрне вакытында түләмәгән өчен пенялардан азат итү[10];
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссияләрдән азат итү[11];
- түләүсез җир кишәрлеге (Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Севастопольдә җир бирүне акчалата түләүләр белән алыштыралар)[12][13][14][15];
- Махсус хәрби оперциядә катнашучылар һәм аның барышында һәлак булган ветераннарның гаиләләре өчен «Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотека» программасында катнашу[16][17];
- Ерак Көнчыгышта, Арктикада, Донбасста һәм Новороссиядә 2% лы ташламалы ипотека кредиты[18];
- социаль газлаштыру программасы барышында өстенлек[19].
Хезмәт:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Махсус хәрби операциядә катнашу чоры икеләтә стажга исәпкә алына[20][21];
- уңайлы вакытта еллык ял + 15 көнлек түләүле өстәмә ял[22] + 35 көнлек түләүсез өстәмә ял[1];
- эш бирүче хисабыннан һөнәри белем, өстәмә белем[1];
- МХО-да катнашучылары өчен эшкә урнашканда квоталар[23].
Пенсия һәм башка түләүләр:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- МХО-дә катнашу чоры вакытыннан алда лаеклы ялга чыкканда исәпкә алына (пенсия яшеннән ике ел алда)[25];
- тиешле еллар эшләгән өчен пенсия (инвалидлык буенча социаль пенсия күләменнән 32 % ка артык)[1];
- МХО барышында хәрби бурыч үтәүгә җәлеп ителгән хәрби пенсионерларга элекке югары пенсияләре саклана (хәрби хезмәт тәмамлангач, элеккеге пенсияне кабаттан торгызырга яисә соңгы хезмәт урыны буенча яңасын алырга мөмкин)[26];
- хәрби хәрәкәт ветераннары айлык акчалата түләүләргә исәп тота ала, 2022 елның 1 февраленнән аның күләме — 3481,85 сум[1];
- ирекле ялланган хәрби хезмәткәргә инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе: I төркем — 20 774,43 сум; II төркем — 17 312,03 сум; III төркем — 12 118,42 сум + аның тәрбиясендәге һәр кешегә + 2 308,27 сум[27];
- инвалидларга айлык акчалата компенсация: I төркем — 21 922,12 сум; II төркем — 10 961,05 сум; III төркем — 4 384,42 сум[27];
- сугыш җәрәхәте буенча инвалидларга айлык акчалата түләү — 7 081,49 сум[27][28];
- гомуми авыру буенча инвалидлык очрагында: I төркем — 4 957,95 сум, II төркем — 3 540,76 сум, III төркем — 2 834,40 сум[27][29];
- сугыш җәрәхәте буенча инвалидлар ай саен 1 000 сум күләмендә матди тәэмин ителә[27];
- яраланган, имгәнгән яки контузия алган очракта, хәрби хезмәткәрләргә, волонтерларга, дәүләт хезмәткәрләренә һәм МХО зонасына командировкага җибәрелгән башка кешеләргә бер тапкыр бирелә торган 3 миллион сум күләмендә түләү каралган (һәлак булган очракта, гаилә әгъзалары арасында тигез өлешләрдә 5 миллион сум бүлеп бирелә)[30];
- ирекле ялланган хезмәткәр яраланган очракта, иминият түләүләре күләме түбәндәгечә: I төркем инвалидлык билгеләнгәндә — 2,3 миллион сумнан артык, II төркем инвалидлык билгеләнгәндә — 1,5 миллион сумнан артык, ә III төркем инвалидлык билгеләнгәндә — 780 мең сумнан артык[31];
- ирекле ялланган хезмәткәр авыр имгәнү алган очракта иминият компенсациясе күләме 313,1 мең сум , ә җиңелчә имгәнү очрагында якынча 78,3 мең сум тәшкил итә[31];
- МХО зонасында яраланган яки үлгән очракта түләүләр шулай ук командирның дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе вазифасында торучы руханиларга да кагыла[32];
- запаска җибәрелгәндә хәрби вазифа буенча ике оклад күләмендә бер мәртәбә бирелә торган пособие каралган[33] (әгәр бу җәрәхәт, контузия яки авыру аркасында килеп чыкканда сумма 2 миллион сум тәшкил итә)[34];
- социаль газлаштыру программасы барышында газ җиһазлары сатып алуга МХО-дә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына субсидия (бер йортка кимендә 100 мең сум)[35];
- 2023 елдан МХО зонасында эшләүче табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары кертелгән (хирургия отделениесе җитәкчеләре өчен 100 мең сум, табиблар, баш шәфкать туташлары өчен 60 мең сум, анестезиологлар һәм реаниматологлар өчен 40 мең сум, башка медицина хезмәткәрләре өчен 30 мең сум)[36];
- МХО зонасында һәлак булучының гаиләсе (әгәр 23 яшькә кадәрге балалары булса) берьюлы ике пенсия ала: иминият пенсиясе һәм туендыручысын югалту буенча[37];
- 400 мең сумнан да ким булмаган күләмдә бер тапкыр бирелә торган төбәк түләве (2024 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр бер елга һәм аннан да күбрәккә контракт төзегән россиялеләр һәм чит ил гражданнары өчен)[38]; 2024 елның 25 ноябрендә Владимир Путин әлеге түләүне Росгвардия хезмәткәрләре өчен дә билгели[39];
- хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү, хөкүмәтнең 2024 елның 13 ноябрендәге карары нигезендә, авыр җәрәхәт алган очракта — 3 млн, җиңел җәрәхәт алган очракта — 1 млн, башка җәрәхәтләр вакытында 100 мең тәшкил итә[40]. 14 ноябрьдә РФ Президенты Владимир Путин инвалидлыкка китергән яра алганда МХО-дә катнашучыларга бер тапкыр түләү күләмен 4 млн сумга кадәр арттыра[41];
- президент Владимир Путин түләүләрне, шулай ук, инвалидлык алган волонтерларга, Росгвардия, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә, дәүләт хезмәткәрләренә, коткару хәрби формированиеләре хәрбиләренә, Янгынга каршы федераль хезмәт хезмәткәрләренә дә билгеләргә карар чыгара[42][43][44][45].
Кредит һәм салымнар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар һәм ирекле ялланган хезмәткәрләр кредит каникулларын рәсмиләштерә алалар (бу хокук шулай ук аларның гаилә әгъзаларына, ир белән хатынга, тәрбиядә торучы затларга да кагыла; мобилизацияләнгән кеше һәлак булган яки беренче төркем инвалидлык алган очракта, бурыч тулысынча ябыла)[46][47][48];
- кредит каникуллары шулай ук эшмәкәрләргә дә бирелә (бер генә кеше теркәлгән ҖЧҖ һәм ИП өчен хезмәт вакытында статистик хисап бирү бурычыннан азат ителә)[49];
- хәрби хәрәкәт ветераннары милеккә: фатир, йорт, гараж (льгота һәр төр объектның берсенә генә бирелә) салым түләүдән азат ителә, — шулай ук алар 6 сутый җир салымын түләүдән азат, шушы күләмнән арткан очракта гына салым салына[1];
- МХО-гә җәлеп ителгән мобилизацияләнгәннәрнең һәм ирекле ялланган хезмәткәрләрнең, контракт буенча хезмәт итүчеләрнең керемнәренә салым салынмый[50];
- яңа территорияләргә командировкага җибәрелгәннәр өчен тәүлек чыгымнары өчен түләүгә салым салынмый[50];
- ташламалы автокредит[51];
- МХО-дә катнашучылар өчен кредитлар буенча процентлар сызыла, әгәр алар инде түләнгән булса, сумма төп бурычны каплауга күчерелә[52];
- бурычны түләтү 2024 елның 1 декабренә кадәр башланган, ә хәрби хезмәтне узу турындагы контракт 2024 елның 1 декабреннән дә иртәрәк төзелмәгән очракта, 10 млн сумга кадәр срогы чыккан кредитлар исәптән чыгарыла[53].
Медицина:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ветераннар хезмәт чорында беркетелгән табибханәләрдә һәм хастаханәләрдә пенсиягә чыкканнан соң да хезмәт ала ала[1];
- шифаханәләргә бушлай юллама (I төркем инвалидларны озата баручы зат өчен икенче юллама, шулай ук аның өчен бушлай юл йөрү дә бушлай)[54];
- түләүсез дарулар[55];
- югарыда китерелгән ташламалардан баш тартканда акчалата пособие күләме арта[28]; реабилитация чаралары[56].
Мәгариф преференцияләре[57][58][59][60]:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- МХО-дә катнашучылар югары уку йортларына керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча аерым квота кысаларында бюджет урыннарына керә алалар (түләүле бүлектә укучылар бюджет урынына күчәргә мөмкин)[61];
- югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар каралган[62].
Җинаять җаваплылыгыннан азат итү:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2024 елның 19 мартында РФ Дәүләт Думасы МХО чорында Кораллы көчләр белән контракт төзегән очракта җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун проектын өченче укылышта кабул итә. Механизм түбәндәге категорияләргә тарала[63]:
- зур булмаган һәм уртача авырлыктагы хокук бозуларда шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр (иҗтимагый иминлеккә каршы һәм конституцион төзелеш нигезләренә һәм дәүләт иминлегенә каршы аерым җинаятьләрдән тыш);
- хөкем ителгәннәр (балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына, конституцион төзелеш нигезләренә һәм дәүләт иминлегенә каршы җинаять кылган һәм террорчылыкка бәйле затлардан тыш)[64].
Башка компенсацияләр һәм преференцияләр:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- җәмәгать транспортында түләүсез йөрү хокукы;
- инвалидлар рәсмиләштерелгән ОСАГО полисы өчен 50% компенсация алырга хокуклы[65];
- МХО-дә катнашучылар югалганы урынына РФ паспорты һәм машина йөртү таныклыгы алганда пошлина түләүдән азат ителә[66];
- мобилизацияләнгәннәргә һәм ирекле ялланган хезмәткәрләргә карата суд эшләре туктатыла;
- дәүләт бюроларында һәм адвокатларда түләүсез юридик ярдәмгә хокук[67][68];
- ышанычнамә буенча (нотариус яисә часть командиры тарафыннан расланган) аларга яшәү урыны буенча теркәлүне рәсмиләштерү хокукы[69]; ЦСКА хоккей клубы уеннарына ташламалы билет алу хокукы[70];
- хәрби операция буенча эшче төркем Россия Президентына МХО-дә ярты елдан артык катнашкан ирекле ялланган хезмәткәрләрне вакытлы хезмәттән азат итәргә тәкъдим итә[71];
- Росавиация авиакомпанияләргә һәм аэропорт операторларына Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга рейсларга теркәлгәндә һәм аэропортларда тикшерү процедурасын узганда өстенлекле хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә[72];
- федераль мәдәният учреждениеләренә бушлай керү[73].
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ташламалар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- МХО зонасына җибәрелгән хәрби хезмәткәрнең гаиләсе элеккеге хезмәт урыны буенча бирелгән хезмәт торагыннан файдалануын дәвам итә; әгәр торак арендада булса, гаиләгә аренда өчен компенсация саклана (компенсация күләме дәрәҗәгә, вазифасына һәм хезмәт елларына бәйле түгел, закон Росгвардия хезмәткәрләренең гаиләләренә дә кагыла)[66][74][75];
- вафат булган яки хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрнең гаиләсе айлык коммуналь түләүләрне 60% күләмендә компенсацияләргә, электрик һәм сантехникның бер тапкыр кулланыла торган коммуналь хезмәтләрен, стационар шәһәр телефонын урнаштыру чыгымнарын компенсацияләргә хокуклы[76][77];
- үлгән яки хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрнең гаиләсе индивидуаль йортны төзәтү эшләре өчен түләү алырга хокуклы (ун елга бер тапкыр рәсмиләштерелә, түләү турындагы карар документлар кабул итеп алынган вакыттан биш көн эчендә РФ Социаль фондында кабул ителә; түләү күләме, барлык теркәлгән гражданнарны исәпкә алып, торак йортның гомуми мәйданыннан, шулай ук субъект буенча бер квадрат метрны ремонтлау бәясеннән чыгып исәпләнә)[78];
- хәрби хезмәткәрнең гаиләсе торак-коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүне һәм капиталь ремонт өчен кертемне тоткарлаган өчен пенялардан азат ителә[79][80].
- мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре, фатирларында счетчиклар булмаган очракта, МХО-гә киткән гаилә әгъзасы өчен су белән газга түләми[81].
Пенсия һәм башка түләүләр:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- һәлак булган яки хәбәрсез югалган кешенең тормыш иптәшенә һәм ата-анасына туендыручысын югалту буенча пенсия һәм ай саен 21 922 сум акчалата компенсация билгеләнә (моннан тыш, социаль фонд һәр балага ай саен 2,8 мең сум күләмендә пособие түли)[78];
- МХО зонасына командировкага җибәрелгән хәрби хезмәткәр, волонтер яисә дәүләт хезмәткәре һәлак булган очракта, гаилә әгъзалары (тормыш иптәше, ата-анасы, балигъ булмаган һәм балигъ булган балалары) арасында тигез өлешләрдә 5 миллион сум бүлеп бирелә[30][82];
- ирекле ялланган хезмәткәр һәлак булган очракта, гаилә әгъзалары арасында тигез өлешләрдә 3,1 млн сум күләмендә иминият түләүләре бүленә[83].
- 2024 елның 2 апрелендә Дәүләт Думасы, ире үлгәннән соң бер ел дәвамында МХО катнашучыларының хатыннарына эш урынын саклауны гарантияли торган закон кабул итә. Хатын-кыз кабат кияүгә чыккан яки берничә тапкыр хезмәт дисциплинасын бозган очраклар искәрмә булып тора[84].
- 2024 елның 26 декабрендә Владимир Путин әсирлеккә алынган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балаларына айлык социаль түләү турындагы указга кул куя (указ, МХО-дән тыш, контртеррористик операцияләр уздыру территорияләрендә яисә Сирия Гарәп Республикасы территориясендә махсус бурыч үтәүчеләргә дә кагыла). Түләү күләме Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменә тигез[85][86].
Кредит һәм салым:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- кредит каникулларын рәсмиләштерү хокукы хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына, тәрбиясендәге затларга, бергә заем алган кешеләргә таратыла (мобилизацияләнгән кеше һәлак булган яисә беренче төркем инвалидлык алган очракта, бурыч тулысынча юкка чыгарыла)[87];
- хәрби хезмәткәр гаиләсенә бирелгән матди ярдәмгә керем салымы салынмый[88];
- льготалы автокредит[89];
- Росреестрда хәрбиләрнең күчемсез мирас милегенә милек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләү бетерелә[90].
Медицина өлкәсендә:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- МХО-дә катнашучыларның балалары балаларны савыктыру лагерьларына юлламаларны беренче чиратта алырга хокуклы[54][91][92];
- МХО катнашучыларының гаиләләре Оборона министрлыгы шифаханәләренә үзкыйммәте буенча юлламалар алырга хокуклы[93].
Мәгариф преференцияләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- МХО-дә катнашучыларның балалары яшәү урыны буенча мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына өстенлекле тәртиптә кабул ителә[94];
- МХО-дә һәлак булган һәм яраланган катнашучыларның балалары Суворов һәм кадет училищеларына имтиханнарсыз кабул ителә[95];
- МХО-дә катнашучыларның балалары югары уку йортларына өстенлекле керү хокукына ия[96];
- МХО-дә катнашучыларның балалары тулай торакта урын алганда өстенлекләргә ия[96];
- МХО-дә катнашучыларның балалары югары уку йортыннан матди ярдәм алырга хокуклы[96].
Мәдәни чаралар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- федераль мәдәният учреждениеләренә бушлай керү[73].
Гарантияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- МХО-дә катнашучының тол хатынын, хезмәткәрнең үлеменнән соң бер ел дәвамында эштән азат итү тыела[97].
Ярдәм һәм консультация сорап кая мөрәҗәгать итәргә:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Ватанны саклаучылар» фонды[ru][98][99][23]
- Россия Федерациясенең пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды[ru]
- Россия Федерациясе прокуратурасы
Өстәмә мәгълүмат
2024 елның гыйнварында Дәүләт Думасына һәлак булган яисә хәбәрсез югалган сугышчыларның никахлары рәсми теркәлмәгән хатыннары мәнфәгатьләрен яклый торган закон проекты кертелә. Документ нигезендә мондый гаиләләр, хәтта мөнәсәбәтләр ЗАГСта теркәлмәгән булса да, барлык тиешле ташламаларны һәм түләүләрне ала ала[100]. 2024 елның маенда хөкүмәт әлеге закон проектын бер шарт белән хуплый: фактик мөнәсәбәтләрне законлы дип тану өчен, бу мөнәсәбәтләрнең чыннан да булганлыгын һәм парларның МХО-дә сугышчы һәлак булганчыга кадәр аерылышмаганлыгын исбатларга кирәк була[101].
2024 елның февралендә МХО мәсьәләләре буенча эшче төркем МХО-дә алты ай күләмендә стажы булган ирекле ялланган хезмәткәрләрне алдагы хәрби хезмәттән азат итәргә тәкъдим итә[102].
Шулай ук РФ Хөкүмәте контракт төзүчеләргә һәм мобилизацияләнгәннәргә социаль ярдәм күрсәтү өчен 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирә[103] — тиешле еллар эшләгән өчен пенсия түләүләре алган хәрбиләрнең пенсияләре 100% компенсацияләнә[104].
2024 елның 17 мартында Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә МХО зонасына йөкләр илтә торган транспортлар өчен түләүле трассалар буенча бушлай йөрү хокукын тәэмин итәргә йөкләмә бирә[105].
2024 елның мартында Краснодар крае судының апелляция коллегиясе МХО зонасында һәлак булган коткаручы Георгий Котовецның гаиләсен торак шартларын яхшыртуга чираттан чыгаруның законсызлыгы турында карар кабул итә: крайның ТЭК һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре МХО-гә кадәрге канун нормаларына таянып эш иткән, Котовец «Коткаручы вазифа бурычларын үтәгәндә үлмәгән» дип санап, аның гаиләсен исемлектән төшереп калдырганнар. Апелляция коллегиясе түбән инстанция судларының карарларын гамәлдән чыгара һәм Георгий Котовец гаиләсе мәнфәгатьләрен яклаучы Краснодар шәһәр эчендәге үзәк округы прокуроры Сергей Прихленконың гаиләне торакка чиратта торгызу һәм аңа милеккә торак урын сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган түләү бирү таләпләрен тулысы белән канәгатьләндерә[106].
2024 елның 29 мартында РФ Хөкүмәте хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү һәм бердәм үрнәктәге таныклыклар бирү тәртибен гадиләштерә. Элек ветеран статусын алу өчен контракт күчермәсе мәҗбүри нигез булса, хәзер аны яралану турындагы документлар яисә дәүләт бүләкләре белән бүләкләнү турындагы документлар нигезендә дә алырга мөмкин[107].
2024 елның апрелендә Дәүләт Думасына хәрби хәрәкәтләр ветераннарына түләүләрне гаризасыз һәм автоматик режимда билгеләүне күздә тоткан закон проекты кертелә[108].
2024 елның апрелендә «Мегапир» запастагы офицерлар милли ассоциациясе бөтен ил буйлап МХО ветераннары өчен социаль ярдәм үзәкләре булдырырга тәкъдим итә[109].
2024 елның 23 августында Югары суд Дәүләт Думасына МХО-дә катнашучыларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында проект кертә[110].
2025[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2025 елда Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучылар берничә төр ташлама һәм түләүләр алырга мөмкин: айлык түләүләр һәм яраланган очракта компенсацияләр, һәлак булган катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен туендыручысын югалту буенча пенсия. Алар ипотека һәм куллану кредитлары өчен кредит каникулларыннан һәм суд акты булганда кредитлар буенча бурычларны исәптән чыгарудан файдалана алалар. МХО-дә катнашучыларның гаиләләре торак ремонтына бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин, катнашучылар билгеле бер түләүләргә салым түләүдән азат ителгән, шулай ук салымнар буенча кичектерү һәм мөлкәткә салым буенча ташламаларга хокуклы. Катнашучыларга икеләтә иминият стажы исәпләнә, бу пенсиягә билгеләнгән яшьтән ике елга иртәрәк чыгарга мөмкинлек бирә, ә эшләүче катнашучылар хезмәт вакытында хезмәт хакы дәрәҗәсен һәм урыннарын саклап калалар һәм тупланган отпуск ялларын куллана алалар. МХО-нең барлык катнашучылары хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ала һәм пенсияләргә өстәмә түләү һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен компенсация кебек өстәмә ташламалардан файдалана ала, ә җирле хакимият аларга регионга бәйле рәвештә уникаль ярдәм чаралары билгели ала[111].
2025 елның 6 мартында РФ Президенты Владимир Путин Бөтен Россия өчен МХО сугышчыларының гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең гомуми стандартын кертергә тәкъдим итә, аңа төбәкләр үз чараларын өсти ала[112]. Шулай ук президент МХО катнашучыларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча хөкүмәткә йөкләмәләр исемлеген раслый:
- социаль контракт программасы буенча МХО-дә катнашучы ветераннарга ярдәм итүнең аерым юнәлешен билгеләргә;
- махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык категорияләренә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын бирү мөмкинлеген тәэмин итәргә;
- Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы Көчләре составында 2014 елның маеннан кимендә ярты ел сугышкан гражданнарны чакыру буенча хәрби хезмәттән азат итәргә;
- МХО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә төбәк социаль ярдәм чараларын күрсәтүнең база стандартын булдырырга;
- МХО-дә һәлак булган катнашучыларның балигъ булган балаларын сугышчыларның һәлак булуына бәйле түләүләр санына кертергә;
- МХО-дә һәлак булган катнашучыларның балигъ булмаган балалары өчен билгеләнгән түләүләрне яклау механизмын тәэмин итәргә;
- МХО-дә һәлак булган катнашучыларның балалары өчен каралган аерым социаль ярдәм чараларын аларның балигъ булмаган бертуганнарына тарату мөмкинлеген карау;
- «Ватанны саклаучылар» фонды эшчәнлеген махсус операциядә хәбәрсез югалган катнашучыларның гаилә әгъзаларына җәелдерергә;
- «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалларын матди-техник тәэмин итү системасын камилләштерергә[113].
2025 елның 7 апрелендә Владимир Путин МХО-дә яраланган катнашучыларның әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә һәм балаларына аларны тәрбияләү өчен 35 календарь көнгә кадәр өстәмә ял турында законга кул куя[114].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Какие льготы положены ветеранам боевых действий . http://duma.gov.ru (18 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Пограничники — участники спецоперации получили статус ветеранов боевых действий . http://duma.gov.ru (15 июль 2022).
- ↑ Владимир Кузьмин. Участники СВО будут получать удостоверения ветерана в беззаявительном порядке . https://rg.ru (29 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ С какого времени мобилизованный гражданин может получить звание «ветеран боевых действий»? https://объясняем.рф (11 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Добровольцы, воевавшие в зоне СВО, получат удостоверения ветерана боевых действий . https://объясняем.рф (24 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Можно ли оформить удостоверение участника боевых действий, дающее право на получение льгот, сразу после начала участия в специальной военной операции? https://объясняем.рф (9 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 2023-1012.
- ↑ Ополченцы Донбасса получат статус ветерана боевых действий . http://duma.gov.ru (20 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Иван Петров. Путин поручил присваивать статус ветерана участникам СВО без контракта . https://rg.ru (28 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2024.
- ↑ Правительство упростило порядок получения справки об участии в СВО - Российская газета (2024-10-10). 10 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 http://duma.gov.ru/news/54983/ . http://duma.gov.ru (18 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Федеральный закон от 19.12.2023 г. № 602-ФЗ . Президент России (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2024.
- ↑ Татьяна Замахина. В Госдуме оценили решение президента о предоставлении участникам СВО земли . https://rg.ru (7 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Сергей Винник. Заслужили жизнь у моря: В Крыму участники специальной военной операции получат землю на берегу . https://rg.ru (2 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Иван Петров. Отличившимся в боях в СВО дадут землю . https://rg.ru (20 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Дина Непомнящая. Участники СВО получат бесплатную землю на Камчатке . https://rg.ru (26 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Перечень поручений по итогам рабочей поездки в Архангельскую область . Официальный сайт президента России (5 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2024.
- ↑ Путин поручил распространить дальневосточную ипотеку на участников СВО (2024-02-05). 5 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин заявил о льготах для участников спецоперации при поступлении в вузы. 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин поручил кабмину установить приоритет очередности социальной газификации льготников . https://tass.ru (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Постановление Правительства Российской Федерации от 14.11.2022 г. № 2055 . http://government.ru (14 ноябрь 2022).
- ↑ Андрей Рубцов. Помощь участникам СВО и их близким: кому и какие льготы положены . https://tass.ru (14 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Как будет оплачена служба мобилизованных? Какие выплаты и льготы им положены? https://объясняем.рф (26 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Карьере участников СВО помогут социальные лифты . https://объясняем.рф (23 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ За участие в специальной военной операции начисляются особые пенсионные коэффициенты . https://sfr.gov.ru (19 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Пенсионные коэффициенты участников СВО засчитываются в двойном размере Об этом сообщает "Рамблер". Далее: https://finance.rambler.ru/money/49834509/?utm_content=finance_media&utm_medium=read_more&utm_source=copylink . https://finance.rambler.ru (8 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Военным пенсионерам, возобновившим службу, сохранят повышенные пенсии . http://duma.gov.ru (23 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 Меры поддержки военнослужащих и мобилизованных граждан, а также их семей . https://sfr.gov.ru (17 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 С 1 февраля 2023 года увеличатся выплаты федеральным льготникам . https://sfr.gov.ru (31 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ С 1 февраля 2023 года увеличатся выплаты федеральным льготникам . http://publication.pravo.gov.ru (2-23-01-31). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Указ Президента Российской Федерации от 30.04.2022 № 248 "О дополнительных социальных гарантиях лицам, направленным (командированным) на территории Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, и членам их семей" . http://publication.pravo.gov.ru (30 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Правительство утвердило правила выплаты страховки для добровольцев . http://government.ru (29 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2023.
- ↑ Часть духовенства в зоне СВО получила соцгарантии от государства (20240312T1822). 12 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Приказ Министра обороны Российской Федерации от 06.12.2019 № 727 "Об определении Порядка обеспечения денежным довольствием военнослужащих Вооруженных Сил Российской Федерации и предоставления им и членам их семей отдельных выплат" (Зарегистрирован 15.01.2020 № 57168) . http://publication.pravo.gov.ru (16 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Федеральный закон от 07.11.2011 г. № 306-ФЗ О денежном довольствии военнослужащих и предоставлении им отдельных выплат . http://www.kremlin.ru (7 ноябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Путин порекомендовал выделить участникам СВО 100 тыс. рублей на газификацию . https://aif.ru (22 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ В России продлили меры поддержки медработников, помогающих участникам СВО (2024-03-15). 15 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин подписал закон о двух пенсиях для семей погибших участников СВО . РИА "Новости" (29 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 31.07.2024 № 644 "О единовременной денежной выплате военнослужащим, проходящим военную службу по контракту в Вооруженных Силах Российской Федерации" . Официальное опубликование правовых актов (31 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2024.
- ↑ Путин распространил на Росгвардию выплату в 400 тысяч рублей за контракт на СВО . russian.rt.com (25 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2024.
- ↑ Правительство разъяснило порядок выплат в зависимости от увечий (13.11.2024). 13 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Разовую выплату участникам СВО при получении ранения увеличили до 4 млн рублей (2024-11-14). 14 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин распространил выплаты участникам СВО за инвалидность на волонтеров (09.12.2024). 9 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Выплаты ветеранам СВО будут назначать в беззаявительном порядке . https://объясняем.рф (22 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Как будет оплачена служба мобилизованных? Какие выплаты и льготы им положены? https://объясняем.рф (26 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Деньги в мобилизационном режиме. Как призванным на военную службу распорядиться своими финансами . https://объясняем.рф (4 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Поддержка участников специальной военной операции и членов их семей . http://duma.gov.ru (27 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Как работают кредитные каникулы для мобилизованных . http://duma.gov.ru (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Участники СВО смогут обратиться за кредитными каникулами до конца 2024 года. 26 декабрь 2023 тикшерелде.
- ↑ Мобилизованные предприниматели освобождены от статистической отчётности . http://government.ru (16 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Федеральный закон от 21.11.2022 № 443-ФЗ "О внесении изменений в статью 4 части первой, часть вторую Налогового кодекса Российской Федерации и отдельные законодательные акты Российской Федерации" . http://publication.pravo.gov.ru (21 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Кому положен льготный автокредит в 2023 году? https://объясняем.рф (23 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Принят закон о списании процентов по кредитам участников СВО . http://duma.gov.ru (2 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2024.
- ↑ ГД приняла закон о списании просроченных кредитов для участников СВО (2024-11-19). 19 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Меры поддержки военнослужащих и мобилизованных граждан, а также их семей . https://sfr.gov.ru (15 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Кабмин утвердил порядок оказания медицинской помощи добровольцам . https://объясняем.рф (1 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Меры поддержки военнослужащих и мобилизованных граждан, а также их семей . https://sfr.gov.r (15 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Одобрен закон о льготах для участников СВО при поступлении в вузы и колледжи . https://объясняем.рф (21 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Путевка в будущее: какие льготы помогут участникам СВО получить профессию . https://объясняем.рф (12 июль 2023).
- ↑ В вузы зачислили около 7 тыс. человек по льготе для участников СВО . https://объясняем.рф (1 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Участники СВО смогут перевестись на бюджетное обучение в вузе . https://объясняем.рф (3 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Одобрен закон о льготах для участников СВО при поступлении в вузы и колледжи . https://объясняем.рф (21 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Участники СВО получат дополнительные баллы при поступлении в вуз . https://объясняем.рф (30 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Госдума приняла закон об освобождении от уголовного наказания для контрактников . Известия (19 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2024.
- ↑ Приняты законы, закрепляющие возможность освобождения от уголовной ответственности при заключении контракта с ВС РФ . Государственная Дума Федерального Собрания Российской Федерации (19 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2024.
- ↑ Постановление Правительства Российской Федерации от 30.12.2021 № 2579 "Об утверждении Правил предоставления инвалидам (в том числе детям-инвалидам), имеющим транспортные средства в соответствии с медицинскими показаниями, или их законным представителям компенсации в размере 50 процентов от уплаченной ими страховой премии по договору обязательного страхования гражданской ответственности владельцев транспортных средств, а также представления Пенсионному фонду Российской Федерации сведений для предоставления указанной компенсации, изменении и признании утратившими силу некоторых актов и отдельных положений некоторых актов Правительства Российской Федерации" . http://publication.pravo.gov.ru (6 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Для участников СВО и их семей приняты новые меры поддержки . https://объясняем.рф (16 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Участники СВО получили право на бесплатную юридическую помощь . https://объясняем.рф (14 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Оказание бесплатной юридической помощи . https://zaschitniki-otechestva.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2023.
- ↑ Родные бойцов СВО смогут зарегистрировать их по месту жительства (20240117T1253). 23 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ Билетная программа регулярного чемпионата . https://cska-hockey.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2024.
- ↑ Добровольцев со спецоперации предложили освободить от срочной службы. 21 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Участники военной операции получат приоритет при регистрации на авиарейсы (2024-04-09). 9 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Ветераны СВО и их семьи будут бесплатно посещать федеральные учреждения культуры (2024-07-26). 26 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Жилищные права семей участников СВО дополнительно защищены . http://duma.gov.ru (16 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Какие основные социальные гарантии положены военнослужащим по контракту и членам их семей? https://объясняем.рф (14 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Компенсация коммунальных платежей . https://sfr.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Супруги военнослужащих, погибших при исполнении обязанностей, будут получать максимальные меры социальной поддержки . http://duma.gov.ru (18 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 Поддержка семей военнослужащих, которые погибли или пропали без вести в ходе СВО . https://sfr.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Владислав Куликов. Участники СВО и их семьи освобождены от начисления пеней за неуплату услуг ЖКХ . https://rg.ru (19 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Федеральный закон от 13 июня 2023 г. N 229-ФЗ "О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации" . https://rg.ru (20 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Семьям мобилизованных разрешили не платить за них за воду и газ (2024-04-15). 15 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Взрослые дети погибших в спецоперации бойцов получат выплаты - Российская газета (2024-04-10). 12 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Правительство утвердило правила страховых выплат для добровольцев . https://ria.ru (29 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2023.
- ↑ Дума приняла закон о запрете увольнять в течение года вдов участников СВО (2024-04-02). 2 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин подписал указ о выплатах детям военнопленных (2024-12-26). 26 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 26.12.2024 № 1110 ∙ Официальное опубликование правовых актов . Официальное опубликование правовых актов (26 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2024.
- ↑ Госдума приняла закон о кредитных каникулах для всех созаемщиков участников СВО . https://объясняем.рф (19 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Президент РФ подписал закон об освобождении от налогов матпомощи участникам СВО . https://объясняем.рф (21 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Кому положен льготный автокредит в 2023 году? https://объясняем.рф (27 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Совфед одобрил отмену пошлин за недвижимость для наследников участников СВО - Российская газета (2024-04-18). 25 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Поддержка участников СВО и членов их семей — приоритет весенней сессии ГД . http://duma.gov.ru (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Какие основные социальные гарантии положены военнослужащим по контракту и членам их семей? https://объясняем.рф (14 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Будут ли предоставляться льготы на санаторно-курортное лечение семьям мобилизованных? https://объясняем.рф (9 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Детям бойцов СВО дадут места в школах, детсадах и летних лагерях вне очереди . https://объясняем.рф (25 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Имеют ли дети погибших/раненых участников спецоперации льготы при поступлении в Суворовские училища? https://объясняем.рф (29 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 Как вузы поддержат участников СВО и их детей? https://объясняем.рф (26 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Госдума приняла закон о запрете увольнять вдов участников СВО (2024-04-02). 4 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Адреса филиалов . https://zaschitniki-otechestva.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2023.
- ↑ Поддержка ветеранов: как работает Фонд «Защитники Отечества»? https://объясняем.рф (1 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2023.
- ↑ Спецоперация, 30 января: закон защитит гражданских жен погибших бойцов СВО . https://ria.ru (30 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2024.
- ↑ Правительство поддержало признание супругами погибших на СВО сожительниц . Известия (20 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2024.
- ↑ Добровольцев СВО со стажем от полугода предложено освободить от срочной службы . Комсомольская правда (21 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2024.
- ↑ Правительство выделило ₽4 млрд на выплаты мобилизованным пенсионерам (2024-02-26). 26 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Кабмин выделит больше 4 млрд рублей на соцподдержку ряда мобилизованных и контрактников . Профиль (26 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2024.
- ↑ Путин поручил усовершенствовать механизм доставки гуманитарных грузов в зону СВО. 18 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Закон Георгия Котовца - Российская газета (2024-03-21). 25 март 2024 тикшерелде.
- ↑ В России упростили порядок присвоения статуса ветерана боевых действий (2024-03-29). 29 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Выплаты участникам боевых действий начнут назначать автоматически - Российская газета (2024-04-07). 9 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Совет экспертов: Для ветеранов СВО предложено создать специальные центры для соцподдержки - Российская газета (2024-04-17). 19 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ В ГД внесли проект об освобождении участников СВО от уголовной ответственности (2024-08-23). 23 август 2024 тикшерелде.
- ↑ Льготы участникам СВО в 2025 году: какие положены, социальные гарантии, поддержка и привилегии бывшим и действующим участникам СВО, их семьям, детям, родителям. 10 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Путин предложил ввести общий стандарт поддержки семей бойцов СВО (2025-03-06). 6 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Путин дал поручения по поддержке участников СВО и их близких (10.03.2025). 10 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Путин подписал закон о дополнительном отпуске семьям раненых участников СВО . ria.ru (7 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2025.