Маяк (Илеш районы, гәзит)

Маяк - татар телендә Башкортстанның Илеш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Маяк» , башк. «Маяҡ» тәрҗемә гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 6 457 данә.[1]

Индекслары: 58959 (татарча), 50754 (русча), 50632 (башк.)

Тарих

Татар телендә район гәҗите Илеш районы оештырылып, бер ай узу белән нәшер ителә башлый. 1935 елның 12 мартында «Җиңү таңы» гәҗитенең беренче саны дөнья күрә. Мөхәррире - Ш. Шәймәрдәнов . Исемнәрен еш алыштыра: 1935 елның 30 июненнән «Сталинчы» исеменә күчә. 1961 елның 1 гыйнварыннан «Коммунизм байрагы», 1962 елның 1 июленнән «Уңыш өчен» исемнәрендә чыга.

1965 елның апреленнән «Маяк» исемендә. Әлегә «Маяк» - Башкортстанда татарча чыга торган мөстәкыйль район гәзите. Районда руслар яшәмәсә дә, 2003 елның 1 июлендә татарча гәҗитнең русча варианты дөнья күрә. 2005 елның 1 июленнән башк. дубляж гәҗите барлыкка килә. Гәзитнең сайты рус телендәге материаллар гына урнаштыра.

Районда басмаханә 1935 елда ачыла. 1971 елдан район гәҗите заманча корылган басмаханәдә нәшер ителә.[2]

Төрле елларда гәҗит мөхәрририятендә язучылар Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри, Хәсән Сарьян, Зөфәр Хәмидуллин һ.б. эшләде.

Рубрикалар

  • Рәсми хроника
  • Авыл хуҗалыгы
  • Икътисад
  • Мәгариф
  • Мәдәният
  • Җинаять хроникасы
  • Сәясәт
  • Сәламәтлекне саклау
  • Җәмгыять
  • Шигърият
  • Реклама
  • Басмаханә хезмәтләре

Бүләкләре

  • 2004 - җиңүче, «Агро-СМИ» бөтенрусия конкурсы
  • Мөхәррир урынбасары Рәмзия Хәдимуллина - «Матбугатның алтын фонды» тамгасы иясе

Кызыклы фикерләр

  • «Илеш районы гербында сурәтләнгән Х бизәге – элекке заманда җирлектәге халык арасында киң таралган Х (әвернә) тамгасы икән»
  • «Илеш дип язу дөрес түгел, Илиш кирәк. Сүз 2 кисәктән тора: Ил + иш, ягъни илнең ише; илгә, иленә иш»

Чыганаклар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Район хакимияте сайты, archived from the original on 2014-07-24, retrieved 2014-09-03 
  2. Башинформ