Менандр

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Менандр
Menander Chiaramonti Inv1453.jpg
Туу датасы: б. э. к. 343
Туу урыны: Борынгы Греция, Афина
Үлем датасы: б. э. к. 291
Үлем урыны: Борынгы Греция, Афина
Милләт: юнан
Эшчәнлек төре: драматург, шагыйрь
Жанр: комедия
Иҗат итү теле: борынгы юнан теле

Менандр яки комедиограф Менандр (яңа Аттика комедиясе мәктәбенә нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле

Б. э. к. Алексидтан (б. э. к. 342—Теофрастның (б. э. к. 370288 / 285) дусты һәм шәкерте булган. Иҗтимагый эшчәнлеге турында мәгълүматлар сакланмаган, шәхси тормышында байлыкны, иркенлекне, хатын-кызларны яратуны өстен күргән.

52 яшендә үз өеннән ерак булмаган гаваньдә су коенганда батып үлгән.

Иҗаты

Менандр бюсты. Оригиналдан копия (Эрмитаж)

Менандрның 105 (яки 108) комедия иҗат итүе мәгълүм. Драматург комедияләренең үзәгенә сәясәтне яки ватандарлыкны мактауны түгел, киресенчә, кешенең шәхси тормышын сөйләүне куя. Кешедәге саранлык, сукыр мәхәббәт, хәйләкәрлек һ. б. тискәре сыйфатларны күпертеп күрсәтә.

Яңа Аттика комедиясе мәктәбенә керүче Еврипидның (б. э. к. 480-еллар—Рим комедиясенә гаять көчле йогынты ясый, аның аша Аурупаның иң атаклы драматурглары Шекспир һәм Мольерга йогынтысы барып җитә.

Менандрның пьесалары һуманизм белән аерылып тора. Аларда хатын-кыз һәм бала хокуклары яклана, колларның хәленә керү сизелә. Көнкүрештә очрый торган ямьсез күренешләр каты тәнкыйтьләнә.

Менандр пьесалары каһараманнарының исемнәре киң билгеле була, пьесалардагы кайбер афоризмнарга әверелә. Менандрның афоризмнары урта гасырлар Аурупасында, шулай ук урта гасырлар рус дәүләтендә дә билгеле булган.

Менандрның афоризмнары тупланган «Менандр» китабы, кулъязма рус китабы барлыкка килгән заманнардан билгеле булган һәм яратып укыла торган, Изге Китаптан, чиркәү әһелләре һәм антик язучылар иҗатыннан тупланган «Пчела» афоризмнар җыентыгы (русчага XII гасыр ахыры — XIII гасыр башында тәрҗемә ителгән) белән беррәттән яратып укылган.

Афоризмнары

  • Рәхмәтне вакытында ишетү күңелле.
  • Яшь икәнсең, өлкәннәрне тыңла.
  • Уртак мәхәббәтне балалар ныгыта.
  • Үзең өчен генә яшәү – яшәү түгел.
  • Шәраб күп булса, акыл аз була.
  • Дустыңны мактап, син үзеңне мактыйсың.
  • Сүздән көчле бер нәрсә юк.
  • Нәфрәттән әшәкерәк бер нәрсә юк.
  • Һәрвакыт котыртучы җиңеп чыга.
  • Картлыктан көлмә – үзең шуңа таба барасың.
  • Тудырган ата түгел, тәрбияләгән - ата.
  • Берәүнең дә ярлы белән туган буласы килми.

Әдәбият

  1. Мудрость тысячелетий. Энциклопедия. М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2003, 198-199 битләр. ISBN 5-224-00562-0 (рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр