Мерьем Узерли

Мерьем Сахра Узерли (тур. Uzerli Meryem Sahra; 12 август 1983[3][4][5]) — төрек-алман актрисасы[6] һәм моделе[7][8][9][10][11][12][13]. Киң танылган «Великолепный век» сериалындагы роле буенча билгеле.

Тәрҗемәи хәле

Мерьем Узерли 1983 елның 12 августында Германиянең Кассель шәһәрендә туган. Гаиләдә дүртенче бала була[14] (олуг ике туганы Денни һәм Кристофер әнисенең беренче никахыннан һәм олуг бертуган апасы — Джанан Зерли — немец-төрек җырчысы). Әтисе Хөсәен — төрек, ә әнисе Урсула — алман хатыны[15].

2000—2003 елларда Мерьем Узерли Гамбург шәһәрендә Фреза драма студиясы актеры осталыгына өйрәнә[6][16]. Зур булмаган театраль проектларда катнаша. 2003 елдан 2008 елга кадәр кыска метражлы немец фильмнары сериясендә төшә. 2011 елдан 2013 елга кадәр продюсер Тимур Йософ Савджи чакыруы буенча тарихи «Великолепный век» сериалында солтан Сөләйман I хаким иткән чорындагы Госман империясе тормошо турында төшерүдә катнаша, монда Төркиягә Кырымнан алып килгән Роксолананы уйный.

2013 елның 16 маенда өченче сезон тәмамланганга кадәр берничә серияны төшерүгә калгач, Мерьем туган иленә кайта һәм төшерүләргә килми[17]. Актриса үзе әйтүенчә, физик һәм психологик яктан «Великолепный век» сериалының 100-120 минутлык эшләреннән нык аруы, шулай ук актрисаның элеккеге сөйгәне Джан Атештан йөкле булуы тора.

Мерьем 2014 елда Истанбулга кайта, ә 2015 елда «Материнская рана» фильмында төшә, анда Мария ролен уйный. 2015 елның 20 декабрендә Мерьем үзенең «Meryem Cosmetics» косметик брендын презентацияләде. 2015—2016 елларда «Королева ночи» сериалында төшә, анда француженка Селинны уйный. Проект рейтингы түбән булу сәбәпле ябыла.

Шәхси тормышы

Күпмедер вакыт Мерьем Узерли төрек бизнесмены Джан Атеш белән очраша, пар хәтта ярәшү турында игълан итә. 2013 елның август аенда аларның ызгышып аерылышуы билгеле була. Август азагында Мерьем дүртле ай йөкле булуы турында игълан итә[18].

2014 елның 10 февралендә Мерьемнең кызы туа[19], аны Лар дип атый[20].

Сентябрь башында Мерьем, 4нче ай йөкле булуы турында игълан итә. Узерли сөйгәненең исемен яшерә, әммә, аның американлы булуы билгеле[21].

2021 елның 8 гыйнварында Мерьем икенче тапкыр ана була. Кызы тугач, аңа Лили Кои дип куша.

Бүләкләре һәм номинацияләр

Бейрутның 7-се халыкара наградасы

2016: 2016 елның иң яхшы халыкара актирасы

Tüketici Академиясе премиясе

2011: «Muhteşem Yüzyıl» өчен иң яхшы хатын-кыз роле

Silver Horse бүләге

2011: иң«Muhteşem Yüzyıl» өчен яхшы хатын-кыз роле.

Истанбулда Мәрмәр университеты

2011: яшь талантлар бүләге

47-се халыкара «Алтын әфлисун» кинофестивале

2010: «Путешествие без возвращения» өчен жюриның махсус призы

Искәрмәләр

  1. Meriem Sahra Userli // Filmportal.de — 2005.
  2. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #1061583864 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
  3. Meryem Uzerli. SinemaTürk. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2014.
  4. Meryem Uzerli. diziler.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2014. Архивировано 3 сентябрь 2014 года.
  5. Биография Мерьем Узерли. www.bestactor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2014.
  6. 1 2 Onu ancak ölüm durdurur. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2014.
  7. Meryem Uzreli Advertising. meryem.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2015. Архивировано 11 гыйнвар 2015 года.
  8. Meryem Uzerli - Elidor Reklamı. YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2015.
  9. Elidor Meryem Uzerli yeni reklamı. YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2015.
  10. Meryem Uzerli in Elidor Commercial. Daily Motion. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2015. Архивировано 10 гыйнвар 2015 года.
  11. Meryem Uzerli -- Marie Claire Kamera Arkası. YouTube. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2015.
  12. Meryem Uzerli Marie Claire Çekimleri. Daily Motion. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 гыйнвар 2015. Архивировано 10 гыйнвар 2015 года.
  13. Meryem Uzreli Press. meryem.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 гыйнвар 2015.
  14. Мерьем Узерли рассказала о своей личной жизни и отношениях с мужчинами. delfi.ua (31 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2013. Архивировано 2 февраль 2013 года.
  15. Hürrem'i hiç böyle görmediniz! Milliyet. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 август 2012.
  16. Meriem Sahra Userli (Meryem Sarah Uzerli). Patricia Horwitz - Agentur für Film, TV und Theater. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2013. Архивировано 13 март 2013 года.
  17. Мерьем Узерли покинула сериал Великолепный Век.Дата обращения: 27 июня 2013.Архивировано 1 июля 2013 года.
  18. Мерьем Узерли рассказала, почему на самом деле ушла из «Великолепного века». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2013. Архивировано 21 сентябрь 2013 года.
  19. Звезда сериала «Великолепный век» Мерьем Узерли родила дочь
  20. Meryem Uzerli anne oldu. Star (gazete). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2014.
  21. "Роксолана" Мерьем Узерли беременна второй раз: первые фото | Караван

Сылтамалар