Минас Аветисян

Минас Аветисян (әрм. Մինաս Ավետիսյան; 20 июль 1928 ел, Әрмән ССРның Ахурян районы Джаджур авылы — 24 февраль 1975 ел, Ереван, Әрмән ССР ) — әрмән рәссамы.

1960 һәм 1975 еллар арасында Аветисян 500-ләп картина, шул чама ук рәсем, 20 зур фреска һәм дистәдән артык театр тамашасы өчен проект эшли. Иҗаты дөнья сынлы сәнгатендә зур урын биләп тора.

1988 елда Спитакта җир тетрәгәндә Гюмрида аның фрескаларының бер өлеше һәм туган авылы Джаджурдагы туган йорты җимерелә.

undefined

Тәрҗемәи хәле

Крестьян гаиләсендә туа.

  • 19471952 — Ф. Терлемезян исемендәге Ереван сәнгать мәктәбендә укый.
  • 19521954 — Ереван сәнгать-театр институтында укый.
  • 19521954 — И. Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, һәйкәл кою һәм зодчество институтында укый.
  • 1960 елдан — Ереванда яши.
  • 1962 — Ереванда «Биш рәссам» экспозициясе эшләнә, ул рәссамга зур танылу китерә.
  • 1968 — Әрмәнстанның атказанган рәссамы исеме бирелә.
  • 1972, 2 гыйнвар — Ереванда рәссамның остаханәсендә янгын чыга.

1975 елның 24 февралендә тротуарга килеп менгән автомобильгә тапталып һәлак була. Күпләр Минас үтерелгән дип уйлый[5].

Хәтер

  • 2000 елда Әрмәнстанда Аветисянга багышланган почта маркасы чыга.
  • рус шагыйрәсе Юнна Морицның «Армения» (1983) дигән шигъри дилогиясенең икенче өлеше Аветисянга багышланган (беренче өлеше шагыйрь Паруйр Севакка багышланган).

Иҗаты

Минас Аветисян иҗатының өлгергән чоры әсәрләре контраст төсләрдә, эре экспрессив эзләр белән төшерелгән, аларда фовизм принциплары урын алган. Әсәрләрендә Кавказ аръягы сәнгате традицияләре дә зур чагылыш тапкан. Останың пейзажлары, автопортретлары, жанрлы-символик авыл мотивлары үзенең эстетик асылын күрсәтү ысулы дип бәяләнә. Минас Аветисян, гомуми алганда француз модернына һәм XX гасыр башындагы иртә авангардка тартылса да, үз заманына хас булган Рәсәйчә «кырыс стильгә» дә якын тора. Театр рәссамы һәм живописец-монументалист буларак та уңышлы эшли.

Эшләре

  • Лаваш пешерәләр, 1972— Ереван хәзерге заман сәнгате музее
  • Әңгәмә,1973-Шәхси тупланма-[1]
  • Хачкарлы күренеш, 1974— Ереван хәзерге заман сәнгате музее
  • А. Спендиаров исемендәге Опера һәм балет театрында А. Хачатурянның Гаянэ балеты сценографиясе, 1974.
  • Гюмрида завод интерьерларын бизәү, 19701974.

Кинода

  • Цвет армянской земли (1969) — дусты режиссер Михаил Вартанов фильмында
  • Минас. Реквием (1989).