Садыйк Мирза


Садыйк Мирза, шулай да Садыйкҗан (азәри. Sadıqcan, чын исеме Садыйк Мирза Әсәд углы[1], азәри. Sadıq Mirzə Əsəd oğlu; 1846[2], Шуша1902, шунда ук) — азәрбайҗан халык музыканты[1][2], тар уен кораллында оста башкаручы, яңартылган тар уен коралын булдыручы.

Садыйкҗан тар уен кораллының кыллар санын 5 тән 13 кә кадәр җиткерә, корпусына үзгәрешләр кертә, грифтагы бүлекләр системасын (ладларны) үзгәртә һәм 27-28 дән 22 кадәр киметә. Яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә Садыйкҗан бу коралдагы уен осталыгын яңа дәрәҗәгә күтәрә[2], мугам традициясенә үзгәрешләр кертә.

Садыйкҗан педагог буларак та танылган. Аның шәкертләре арасында Корбан Примов [2][3], Мәшәди Зәйнал Хаквердиев, Ширин Ахундов, Мәрди Җанибәев, Хәмид Малыбайлы һ.б. [4].

Тәрҗемәи хәле

Балачагыннан ук Садыйк сәнгать белән кызыксына, халык көйләрен оста җырлый. Шул сәбәптән атасы Әсәдулла аны музыкага өйрәтү максаты белән Харрат Кылу мәктәбенә бирә.[5]Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Садыйкҗаннан башка төрле таныклы оста музыкантлар да була: Хаҗи Хуси (мугам), Мәшәди Иси, Дәли Исмәгыйль, Шәхнәз Аббас, Бөлбелҗан, Кештазлы Гашым, Кәчачи углы Мөхәммәт, Карьягды углы, Җаббар[5]Бу мәктәп Садыйкның музыкаль шәхескә әверелүенә тирән йогынты ясый.[5]18 яшендә Садыйкҗанның тавышы үзгәрә һәм ул, җырлаудан мәһрүм булып, төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнә башлый, шулар арасында каманча, най, тар, түтәк музыка кораллары. Шуша шәһәренең таныклы тарчысы Мирза Гали Әскәр аны тарда уйнарга өйрәтә.

Мирза Гали Әскәр ансамблендә Садыйк каманчы партиясен башкара. Әмма вакытлыча Мирза Гали Әскәр авырып китүе сәбәпле, Садыйк Мирза тар партиясен башкарырга мәҗбүр була һәм зур дан яулый. Бу көннән Садыйк үзен тар музыка коралына багышларга карар кыла.[6]

Садыйкҗан ансамбле

Садыйкҗан(үле сылтама) ансамбле. Уңнан сулга: Ата Багдагөл углы (каманча), Садыйкҗан, Бөлбелҗан (дәф), Хөсәйнбала (нагара), Васо Кикиалишвили. Тифлис, 1878 ел[7]

XIX гасырның 90-нчы елларында Садыйкҗан җитәкчелегендә Шуша шәһәрендә ансамбль барлыкка килә, ул заманча танылган җырчылар һәм музыкантлардан оеша. Бу төркем Хаҗи Хуси, Мәшәди Иси, Җаббар Карьячи углы, Дәли Исмәгыйль, Ханлык Шөкер, Бөлбелҗан, Кәчәчи углы Мөхәммәд, Мәшәди Зәйнал Хаквердиев һ.б. музыкантлардан гыйбарәт. Ансамбльдә ике биюче кыз да була, алар әзери, гөрҗи һәм әрмән биюләрен, шәрекъ корсак биюен башкаралар[8]. Ансамбльдә мөтреб  [азәр.][прим. 1] вазифасын матур тавыш иясе, тар уен коралында оста башкаручы Мирза Исмәгыйль башкара[5]. Ансамбльдә азәрбайҗаннардан тыш гөрҗиләр, әрмәннәр һәм лезгиннар да катнаша[9]. Ансамбль Шуша, Бакы, Гәнҗә, Ашкабад, Тәһран, Истанбул, Дәрбәнтта, Владикавказ концерт залларында, Хөршидбану Натаван, Мәхмүт-ага, Мәшәди Мансуров музыка җыелышларында, Тбилисиның «Мөҗтәһид» һәм Ереванның «Хурра»[8] бакчаларында  чыгышлар ясый.[10][11]

Галерея

Әдәбият

  • Шушинский Ф. Народные певцы и музыканты Азербайджана. — М.: Советский композитор, 1979. — 124 б.
  • Шушински Ф. Азәрбајҹан халг мусигичиләри. — Б.: Јазычы, 1985.
  • Şuşinski F. Sadıqcan. — Б.: Azərnəşr, 2007. — 124 б.

Искәрмәләр

Комментарийлар

  1. Мөтреб  [азәр.] — тамашаларда, бәйрәмнәрдә, концертларда биюче, көлке җырлар, мәзәкләр башкаручы һәм баш ысуллар ярдәмендә тамашачы күңелен ача торган кеше.

Чыганаклар

  1. 1 2 Садых М. А. // Музыкальная энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия, Советский композитор, 1978. — Т. 4.
  2. 1 2 3 4 {{{заглавие}}} (русский) // Большой энциклопедический словарь. Музыка.
  3. Шушинский Ф. Народные певцы и музыканты Азербайджана. — М.: Советский композитор, 1979. — Б. 47.
  4. Шушинский, 1979
  5. 1 2 3 4 Şuşinski, 2007
  6. Sahib Paşazadə. {{{заглавие}}} [азәр.] // Mövqe. — 2012. — S. 61-63.
  7. Шушински, 1985
  8. 1 2 Ф. Шушински. {{{заглавие}}} [азәр.] // Әдәбијјат вә инҹәсәнәт. — 1962.
  9. Т. Садыгов. {{{заглавие}}}.
  10. Ф. Шушински. Азәрбајҹан тарынын атасы (азерб.) // Әдәбијјат вә инҹәсәнәт. — Б., 1962. — 30 aprel.
  11. Klassik sənət üzərində yetişən tarzən. www.anl.az. www.anl.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 iyun 2018.

Тема буенча өстәмә