Михаил Васютин
Михаил Васютин (Михаил Зиновий улы Васютин (чирм. Михаил Зиновьевич Васютин, рус. Михаил Зиновьевич Васютин, 16 июнь 1959, Микряково) — дәүләт, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклесе, Мари Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (1997–2002). Марий Республикасы хөкүмәте рәисенең урынбасары–мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры (2002—2017), беренче урынбасары (2017 елдан). Мари Республикасының (1994) һәм РФ (2005) атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тормыш юлы
1959 елның 16 июнендә Мари АССР Таулы Мари районы Микряково авылында туган. Урта мәктәпне (1976), «клуб эшен оештыручы-методист» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын (1981)[1], «мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә менеджер» белгечлеге буенча Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләре институтын (1992), Россия сәнгать, мәдәният һәм туризм хезмәткәрләрен яңадан әзерләү академиясен (1994) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1981—1989 елларда — Республика халык иҗаты үзәгендә: методология һәм социология бүлеге җитәкчесе, директор урынбасары, директор.
1990—1997 елларда — Йошкар-Ола шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы.
1997—2017 елларда — Марий Республикасының мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры.
2002 елда Марий Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары – мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры итеп билгеләнә. Мари дәүләт университеты каршында мәдәният факультетын, Республика мәдәният һәм сәнгать көллияте каршында «эстрада сәнгате» һәм «хореография сәнгате» бүлекләрен, 3 балалар сәнгать мәктәбен, 3 республика милли (рус, татар һәм мари мәдәниятләре) үзәген, декоратив-гамәли иҗат буенча республика студиясен булдыруда һәм ачуда катнаша.
2017 елдан — Марий Республикасы хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары. Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча, Мәгариф һәм фән, шулай ук яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыкларына кураторлык итә[2].
2024 елның 1 октябрендә Михаил Васютин сигезенче чакырылыш Марий Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе итеп сайлана[3].
«Бердәм Россия» сәяси партиясе әгъзасы[4].
Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Марий Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (1994);
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре]] (2005);
- Мари Республикасы Хөкүмәтенең мактау грамотасы (2000);
- Мари Республикасы Президентының рәхмәт хатлары (2003; 2005);
- Россия Федерациясе Мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының сәнгатьне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары (2002; 2005);
- II дәрәҗә «Мари Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2007);
- I дәрәҗә «Мари Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2017);
- Россиянең тарихи шәһәрләре һәм төбәкләре берлегенең Россия халыкларының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклаудагы аерым казанышлары өчен медале (2002 ел);
- Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен медаль (2002);
- «Россия муниципаль академиясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының «М. А. Шолоховның йөз еллыгына» истәлек медале (2005);
- II дәрәҗә «Россия җирен төзекләндергән өчен» ордены (2008);
- «Ел министры» — Халыкара иҗтимагый фәннәр академиясенең «Алтын Лавр тармагы» Гран-прие белән бирелә торган исеме (2009);
- Мари дәүләт университетының мактаулы профессоры (2023);
- «Мари Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2024)[6].
Гаилә хәле
Өйләнгән. Хатыны Любовь Владимировна Васютина. Уллары: Илья, авиаконструктор; Семён, инженер.
Искәрмәләр
- ↑ Ривкат Юсупов. Яңа биеклекләр яуларга. «Казан утлары», 2014 ел, ноябрь, 54нче бит
- ↑ Константин Терехов. Глава Марий Эл распределил полномочия между заместителями. marpravda.ru, 07.12.2017 [рус.]
- ↑ Дарья Богданова. Председателем Государственного собрания Марий Эл восьмого созыва избран Михаил Васютин (2024-10-01). 11 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Васютин Михаил Зиновьевич, Единая Россия. 11 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Васютин Михаил Зиновьевич. Марий Мер Каҥаш
- ↑ Медалью ордена «За заслуги перед Марий Эл» награжден первый заместитель председателя правительства, МЭТР - Марий Эл Телерадио (2024-06-11). 11 сентябрь 2025 тикшерелде.