Михаил Михеев

Михаил Алексеевич Михеев (Михаил Михеев, рус. Михаил Алексеевич Михеев, 13 октябрь 1935, Урмандәй, Аксубай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР11 сентябрь 2006, Нерюнгри, Якутия) — «Якутуглестрой» комбинатының «Углестрой — 13» төзелеш идарәсе комплекслы бригадасы бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое (1984)[1][2].

Тормыш юлы

1935 елда Татарстан АССРның Урмандәй авылында туган. Милләте буенча — чуаш. Аксубай районы урта мәктәбендә тулы булмаган урта белем алган.

Хезмәт эшчәнлеген «Уралдоммаш» трестында ташчы-огнеупорщик булып башлый, аннары металлургия заводы операторы, Находкадагы суднолар ремонтлау заводында слесарь-монтажчы, соңрак — Вилюй елгасындагы Чернышевский поселогында Вилюйгэсстрой төзелеш-монтаж идарәсенең монтажчылар бригадиры булып эшли.

Мирныйның алмаз чыгару предприятиеләренә электр тапшыру линиясен уздырган өчен Ленин ордены белән бүләкләнә.

Аннары Яр Чаллыда Камскэнергострой берләшмәсенең монтажчылар бригадиры булып эшли, анда аның бригадасы кою заводын нигезеннән башлап предприятие файдалануга тапшырылганчы төзи.

Зур йөк автомобильләре җитештерү буенча Кама заводлар комплексының беренче чиратын төзегән өчен икенче Ленин ордены белән бүләкләнә.

1977 елдан «Якутуглестрой» комбинатының 13 нче номерлы төзелеш идарәсендә комплекслы бригада бригадиры булып эшли, анда аның бригадасы Нерюнгри шәһәрендә күмер чыгару фабрикасын төзи.

СССР Югары Советы Президиумының 1984 елның 29 июнендәге Указы белән Көньяк Якутия күмер комплексының күмер сәнәгате объектларын төзегәндә күрсәткән югары җитештерү казанышлары, план биремнәрен һәм социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәгәне һәм хезмәт фидакарьлеге өчен Михеев Михаил Алексеевичка Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла һәм Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Нерюнгри шәһәрендә яши. 2006 елның 11 сентябрендә вафат була[3].

Сәяси эшчәнлеге

Нерюнгри шәһәр Советы депутаты була, 1989 елда СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Бүләкләре

  • Ике «Фидакарь хезмәт өчен» медале (04.10.1966, 10.4.1970);
  • Октябрь Революциясе ордены (29.3.1974);
  • Өч Ленин ордены (12.3.1971, 15.4.1977, 29.6.1984);
  • Социалистик Хезмәт Герое (29.06.1984);
  • Социалистик Хезмәт Героеның «Урак һәм Чүкеч» алтын медале (29.06.1984);
  • Нерюнгри районының мактаулы гражданины (1985 год)[4][3];
  • «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале;
  • Татарстан АССРның атказанган хезмәткәре;
  • РСФСРның атказанган төзүчесе.

Хәтер

  • 2020 елда Нерюнгри шәһәренең 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә Михаил Алексеевич Михеев исеме бирелә[5].
  • 2022 елда Михаил Алексеевич Михеев хөрмәтенә «Алмазы Анабара» (АЛРОСА) 2021 елның 16 июнендә «Лясегер Юрях» (Моргогор) ятмасында тапкан алмазга аның исеме бирелә. Зәргәрлек сыйфатындагы алмазның авырлыгы — 98,73 карат[6].

Искәрмәләр

  1. Герои Социалистического Труда. Официальный информационный портал Республики Saха (Якутия). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2014. Архивировано 1 октябрь 2015 года.
  2. Владимир Пестерев. История Якутии в лицах. — Якутск: «Бичик», 2001.
  3. 1 2 Михеев Михаил Алексеевич. warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
  4. Интернет-сайт муниципального образования «Нерюнгринский район» - Михеев Михаил Алексеевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2014. Архивировано 3 ноябрь 2017 года.
  5. МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №18" МР "Нерюнгринский район" РС(Я) (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2026.
  6. Герой Социалистического Труда М.А. Михеев, алмаз - Московский геммологический центр (рус.). mgc-labs.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.

Сылтамалар