Мишәр дөньясы
Мишәр дөньясы – Түбән Новгород өлкәсе татарлары газетасы, 2007 елның июнь аеннан чыга Газетны гамәлгә куючы — Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте. Газетаның баш мөхәррире – Әнвәр Нәбиулла улы Камалетдинов.
Газета айга ике мәртәбә, 12 битле итеп нәшер ителә. Ул татар телендә басыла һәм Түбән Новгород өлкәсе территориясендә таратыла. Сан саен «Мишәр дөньясы» эчендә рус телендә 4 битле «Милләт» исемле кушымта чыга.
2008 елдан Түбән Новгород өлкәсендә язылу өчен индекс 14575.