Миңнулла Бәдретдинов

Миңнулла Бәдретдин улы Бәдретдинов (рус. Минулла́ Бадрутди́нович Бадрутди́нов; 17 (30) апрель 1901, Чургылды, Акбулатовский сельсовет[d]29 сентябрь 1943, Солёное районы[d]) — күмәк хуҗалык эшчесе, гражданнар сугышында катнашкан һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарман, укчы, гвардия сержанты. Советлар Союзы Герое (1944, вафатыннан соң).

Тәрҗемәи хәле

1901 елда Русия империясенең Уфа губернасы, Бөре өязе, Ваныш-Алпавыт волостына (хәзерге Башкортстан Республикасы, Тәтешле районына) караган Чургылды авылында туа[2].

Гражданнар сугышында катнаша. 1930 елга кадәр Чургылды авылында үз хуҗалыгында игенчелек белән шөгыльләнә. 1930—1941 елларда Тәтешле районының «Спартак» күмәк хуҗалыгында эшли.

Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә 1941 елның көзендә Тәтешле район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. 1941 елның декабреннән Брянск, Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларда хезмәт итә.

6 нчы армиянең 25 нче гвардия укчылар дивизиясе, 78 нче гвардия укчылар полкы укчысы гвардия сержанты Миңнулла Бәдретдинов 1943 елның 26 сентябрендә Днепропетровск өлкәсе Войсковое авылыннан төньяктарак Днепр елгасын кичкәндә һәм 29 сентябрьдә уң ярдагы плацдармны киңәйткәндә батырлык күрсәтә. Елганы аркылы чыкканда алдынгы отряд дошманның көчле артиллерия-миномёт һәм пулемёт утына тотыла. Шуңа карамастан, отряд каршы як ярга чыга һәм, көчле каршылыкны җиңеп, траншеяларга һөҗүм итә, дошманның тере көчләрен һәм техникасын юк итә. Нәтиҗәдә 130,3 нче биеклек яулап алына. Иртән дошман, совет солдатларын басып алынган чикләрдән кысрыклап чыгарырга тырышып, танклар һәм үзйөрешле туплар ярдәмендә биш тапкыр һөҗүм ясый. Гвардиячеләр дошманның бөтен һөҗүмен кире кага, ике батальонга кадәр пехотаны һәм дүрт танкны юк итә. Траншеяларның өченче сызыгын басып алган чакта Миңнулла Бәдретдинов беренче булып һөҗүмгә ташлана. Кул сугышында дошманның өч солдатын пычак белән чәнчеп үтерә. Бу алышта үзе дә батырларча һәлак була.

СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 мартындагы Указы белән Миңнулла Бәдретдин улы Бәдретдиновка үлгәннән соң «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның 20 октябрендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Карары белән Советлар Союзы Герое Миңнулла Бәдретдин улы Бәдретдиновның исеме Тәтешле муниципаль районының Югары Тәтешле авылындагы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[4][5];
  • Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында Миңнулла Бәдретдинов урамы бар;
  • Геройга бюст Чургылды авылында куела, җирле мәктәп диварына мемориал такта эленә.

Искәрмәләр

  1. Бадрутдинов Минулла Бадрутдинович // Герои страны (рус.) — 2000.
  2. И. Г. Кәримова. Бәҙретдинов Миңнулла Бәҙретдин улы (башк.). Башкорт энциклопедиясе: 7 томда (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 апрель 2026.
  3. 1 2 Уфаркин Н. В. Бадрутдинов Минулла Бадрутдинович (рус.). Международный патриотический интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  4. Ляйсан Закирова. Школам Башкирии присвоили имена Героев Советского Союза (рус.). ИА «Башинформ» (23 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026. [рус.]
  5. Постановление Правительства Республики Башкортостан от 20 октября 2025 года № 487 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2026. [рус.]

Әдәбият

  • . — Т. в 5 кн..
  • Садретдинов М. Отчизна на подвиг звала //Славные сыны Башкирии. Кн.4. Уфа, 1979.