Моисей Швайштейн

Швайштейн Моисей Хаимович (2 октябрь 1936, Витебск20 май 2025, Мәскәү) — скрипкачы, педагог, югары мәктәп укытучысы. Профессор (1993). Башкортстан Республикасының халык артисты (1995).

Тәрҗемәи хәле

Моисей Хаимович (Михаил Ефимович[1]; Швайштейн 1936 елның 2 октябрендә Белоруссия ССРның Витебск шәһәрендә туган.

1954 елда Уфа музыка училищесын (педагогы М. Г. Файн), 1959 елда — П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (педагогы М. Б. Питкус) тәмамлаган.

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1959-1962 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында оркестр солисты һәм концертмейстеры булып эшли. 1959 елдан — Башкорт дәүләт филармониясе солисты.

Концерт эшчәнлеге белән бер үк вакытта 1962-1972 елларда Уфа сәнгать училищесында кыллы кораллар бүлегендә, 1972 елдан — Уфа сәнгать институтында укытучы булып эшли, 1986 елдан — кыллы музыка кораллары кафедрасы мөдире, профессор (1993).

Укучылары

Швайштейн Моисей Хаимовичның укучылары — скрипкачылар Л. Айкаев, Л Минибаева, Ф. Ситдикова, Н. Кириллова.

Хезмәтләре

Моисей Хаимович Швайштейн — 20 гыйльми-методик эш, ике скрипка өчен пьеса җыентыгы авторы (Уфа, 1982, 1986).

«Мелодия» фирмасында аның башкаруында башкорт композиторларының скрипка музыкасы язылган 2 диск чыгарылган.

Репертуары

Чит ил әсәрләре, рус классикасы, хәзерге заман, шул исәптән башкорт композиторлары, әсәрләре.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1995)
  • БАССРның атказанган артисты (1972)

Искәрмәләр

  1. Башкирская энциклопедия — Швайштейн Михаил Ефимович 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. [рус.] [Тикшерелгән 27 февраль 2018]

Сылтамалар