Молдо

Файл:Togolok Moldo 2010 Kyrgyzstan stamp.jpg
Кыргызстан почта маркасында Тоголок Молдо. 2010 ел

Молдо (кыргыз.Молдомулла сүзеннән) ― мулла, белемле кеше.

«Молдо» термины ― Октябрь инкыйлабына кадәр Кыргызстанда мөселман мәктәбендә (мәдрәсәдә) укыган һәм гарәп грамотасына ия булган, ягъни мөселман белеме алган ир-атларның исемнәренә состав өлеше (күбесенчә, шәхси исем алдыннан куела, шулай ук артыннан да куелырга мөмкин) буларак кушыла торган сүз [1].

"Молдо" исемен йөртү хокукын алган танылган затлар арасында түбәндәге кешеләр бар:

  • Тоголок Молдо  [рус.] (чын исеме ― Байымбет Абдрахманов, 1860―1942) ― танылган кыргыз совет акыны һәм фольклор белгече [2]. Ул «Манас» эпосын һәм башка милли риваятьләрне башкару белән дан тоткан. Шулай ук ул шигырь формасындагы күп кенә әдәби әсәрләр авторы буларак билгеле [3].
  • Молдо Кылыч  [рус.] (Шамыкан (Шамыркан) улы, 1866―1917) ― кыргыз шагыйре-импровизатор, язучы, композитор. Туган як табигате турында кыргыз телендә беренче басма китаплар ― «Чуй үзәне турында әкият», «Котырган елга», «Ала-Тоо» поэмалары авторы [4] [5].
  • Молдо Нияз  [кыргыз] (Эрназар улы, 1823―1896) ― беренче кыргыз акыны-язучысы, аның әсәрләре безнең көннәргә кадәр кулъязмалар рәвешендә оригиналда килеп җиткән [6].

Искәрмәләр

  1. Киргизско-русский словарь [неопр.]. http://www.вокабула.рф/словари/киргизско-русский-словарь/молдо. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2017.
  2. Тоголок Молдо (ВАЙЫМБЕТ АБДРАХМАНОВ) [неопр.]. http://pisatelikg.narod.ru/togolok.html. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2017.
  3. Тоголок Молдо: біографія та фото [неопр.]. http://yrok.pp.ua/serednya-osvta/1067-togolok-moldo-bografya-ta-foto.html. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2017.
  4. МОЛДО КЫЛЫЧ [неопр.]. http://nlkr.gov.kg/index.php?option=com_content&task=view&id=304 (4 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2017.
  5. Килич, Молдо (1957) (in Російська). Антология киргизской поэзии. Москва: Государственное издание художественной литературы. pp. 143-149. 
  6. Молдо Нияз [неопр.]. http://nlkr.gov.kg/index.php?option=com_content&task=view&id=929&lang=kg (28 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2017.