Фәкыйһ
Фәкыйһ | |
---|---|
гарәп. فَقِيه гарәп. فُقَهَاء | |
Бу һөнәрнең өлкәсе | шәригать и Фикһ |
Файл:Faqih and students.png | |
SEO_description | Факих — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Факих — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Фәкыйһ (гарәп. فقيه ― «укымышлы») ― мөселман хокуклары һәм фикһ белгече. Урта гасырларда фәкыйһлар мөселман дәүләтләрендә бик йогынтылы кешеләр булган, чөнки дәүләтнең сәяси һәм иҗтимагый тормышына зур тәэсир ясый алган, төрле дәүләт вазифаларына кандидатлар, нигездә, фәкыйһлар арасыннан билгеләнгән [1]. Алар дини кануннарны яхшы белгән. Исламда руханилар катлавы фәкыйһлардан башланган.
Тарих
Ислам дине тарала башлаган чорда фәкыйһлар дип Пәйгамбәрнең иң белемле сәхабәләре (якынча 130 кеше) аталган. Исламда хокукый мәктәпләргә (мәзһәбләргә) нигез салган сәхабәләрнең укучылары арасында да фәкыйһлар була.
Хәлифәлекнең төрле төбәкләрендә барлыкка килгән хокукый мәктәпләрдә танылган фәкыйһлар ― мәдинәле Мәлик ибн Әнәс, басралы Хәсән әл-Басри, куфалы Әбү Хәнифә, сүрияле әл-Әвзагый, мисырлы әш-Шәфигый, багдадлы Әхмәд ибн Ханбал һәм башкалар укыткан [2].
Иҗмаг (Кыяс (гарәп. قياس – «чагыштыру», Коръәндә, хәдисләрдә, фикһта каралмаган мәсьәләләр буенча аларда булган өйрәтүләргә охшатып фикер йөртү) нигезендә Ислам яшәү рәвеше нормаларын эшләргә омтылган Хиҗаз һәм Гыйрак дини-хокукый мәктәпләре эшчәнлеге белән бәйле. Беренче фәкыйһлар, нигездә, шәһәр сәүдәгәр-һөнәрчеләр катлавы арасыннан чыккан һәм акчаны дини тәгълимат белән бәйле булмаган чыганаклардан алган. Алар өчен дини хокулар белән шөгыльләнү бары тик дини бурычны үтәүнең бер өлеше генә һәм изге ниятле бер эшне башкару гына була.
IX гасыр ахырында һәм X гасырда, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле рәвештә, кәлям (теология, схоластик фәлсәфә) да үсеш кичерә, нәтиҗәдә, фәкыйһлар дини хокук белән генә шөгыльләнә башлый, дин турында өйрәтү мөтәкәллимнәргә (оста сөйләүчеләргә) вазифа итеп йөкләнә.
Тиешле белем күләменең тиз артуына бәйле рәвештә, фикһ белән профессиональ шөгыльләнүчеләр саны арта (дин укытучылар, эш артыннан йөрүчеләр, кәгазь тутыручылар, сәркатипләр һ.б.). Фикһны һөнәри дәрәҗәдә белү шулай ук казыйлар һәм чиновниклар өчен дә кирәк була [1].
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Хәзерге заман
Хәзерге вакытта да фәкыйһлар йогынтыларын саклауны дәвам итә. Исламның позицияләре көчле булган илләрдә фәкыйһларның йогынтысы да көчле булып кала. Хәзерге заман фәкыйһларының бернинди социаль өстенлекләре дә юк; илаһият белән шөгыльләнү белән бер үк вакытта, аларга барлык эшчәнлек төрләре рөхсәт ителә [1].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Фәкыйһ. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 145нче бит. ISBN 5-298-00949-2.
- Боголюбов А. С. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
Сылтамалар
- Али-заде А. А. Факих. Исламский энциклопедический словарь. ― М. Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8.(рус.)