Монсеррат Кабалье
Тәрҗемәи хәле
1933 елның 12 апрелендә Испаниянең Каталония башкаласы Барселона шәһәрендә туган. Барселона консервториясен тәмамлаган (укытучылары Э. Кеммени һәм Н. Анновацци).
1956 елда Базель операсында Пуччининың «Боһема» операсында Мими партиясе белән дебют чыгышы була.
Дөньяның иң мәшһүр опера сәхнәләрендә чыгыш ясый: Ла Скала (Милан, 1960 елдан), Метрополитен-опера (Нью-Йорк, 1965 елдан), Ковент-Гарден (Лондон, 1972 елдан).
1974 елда беренче тапкыр ССРБда чыгыш ясый (Ла Скала труппасы белән).
Репертуарында: XIX — XX гасыр Италия композиторларының (Беллини, Доницетти, Россини, Верди, Пуччини) опералары.
Опера җырчысы карьерасын 1992 елда тәмамлый. Концерт эстрадасында чыгыш ясавын дәвам итә.
2013 елның 4 июнендә Таулы Карабахка барган өчен, Азәрбайҗан хакимияте җырчыны персона нон грата дип игълан итә[3].
Искәрмәләр
- ↑ Montserrat Caballé // Nederlandse Top 40
- ↑ Montserrat Caballé i Folc // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ Монсеррат Кабалье объявлена персоной нон грата в Азербайджане. lenta.ru, 06.06.2014
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9
Сылтамалар
- Монтсеррат Кабалье. IMDb
- Montserrat Caballé. Рәсми булмаган сайт
- Montserrat Caballé. Рәсми булмаган сайт