Мордва бүлгесе

Мордва округы (рус. Мордовский округ) — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Сарански шәһәрендә урнашкан булган.

Тарих

Мордва округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Пенза губернасының Саранск,Рузай, Краснослободск һәм Беднодемьяновск, Сембер губернасының Ардатау өязе җирләре кертелгән.

1930 елның 30 июлендә Мордва округы Мордва автонмияле өлкәсенә үзгәртеп корылган.

Шулай ук карагыз

Төркемнәр