Мордовия дәүләт педагогика институты
М.Е. Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика институты — Мордовия республикасы Саранск шәһәрендә урнашкан укытучылар әзерләү юнәлешле югары уку йорты.
Мордва дәүләт педагогика институтына 1962 елда нигез салынган. 1972 елда институтка Идел буе халыклары арасында мәдәни-агарту эшләре алып барган мәгърифәтче Макар Евсевьев исеме бирелә.
Бүген институтта 5000нән артык студент белем ала. Уку йортының укытучы-профессорлар составы 375 фәнни хезмәткәрдән (аларның 30ы – профессор, 32се – фәннәр докторы) гыйбарәт.
Институт эре федераль фәнни проектларда һәм мәгариф программаларында катнаша, АКШ, Германия, Япония һәм башка чит ил уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.