Мощеная

Мощеная (укр. Мощена, пол. Moszczana) — Украинаның Волын өлкәсе Ковель районында урнашкан авыл. Район үзәге булган Ковель шәһәренә кадәр ара 9 км. Халык саны 581 кеше (2010).

undefined

Тарихы

Авылга 1543 елда[1] нигез салына. Ул вакытта ул Польша составына кергән. 1793 елда Волын өлкәсе Россия империясенә күчә. Әмма Беренче дөнья сугышыннан соң авыл Польшага күчә, ләкин Икенче дөнья сугышыннан соң ул яңадан күчә, бу юлысы Украин СССР-га.

География

undefined

Авыл тигез җирдә урнашкан. Диңгез өстендә биеклеге 179 м. 1,05 км² мәйдан били.

Халык

2001 елда узган халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча авылда 546 кеше яшәгән, 2010 елда — 581 кеше. Халык тыгызлыгы — 553 кеше./км².

Җирле халык, нигездә, авыл хуҗалыгы тармагында эшли, башка тармакларда эшләүчеләр саны да байтак. Продукция, гадәттә, Ковель шәһәрендә сатыла, Польша белән дә килешүләр бар.

Инфрастуктура

undefined

Авылда 1997 елда төзелгән «Рождества Пресвятой Богородицы» исемендәге кирпеч чиркәү бар. Анардан ерак түгел Дан обелискы (1979) һәм Билгесез солдат һәйкәле (1988) урнашканнар. Авылга керү юлында Зелинский бюсты белән хәтер билгесе урын алган (1988).

undefined

Мәдәният йорты һәм мәктәп эшләп киләләр.

Берис-Киев тимер юлы авылдан 3 чакрым ераклыкта уза. 2001 елда ул электрлаштырылды.

Өстәмә мәгълүматлар

Статистик мәгълүмат

undefined
  • Код КОАТУУ — 0722184601.
  • Почта индексы — 45030.
  • Телефон коды — 3352.
  • Автомобиль коды — AC / 03.

Җирле совет адресы

45030, Волын өлкәсе, Ковель районы, Мощен авылы, тел. 58-9-16.

Искәрмәләр