Мәхәмәт Алсынбаев

Мәхәмәт Алсынбаев (8 март 1949 ел) — галим-хирург, медицина өлкәсе һәм җәмәгать эшлеклесе. 1995-2010 елларда «Иммунопрепарат» предприятиесенең генераль директоры. Башкортстан Республикасының 2 нче һәм 3‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Медицина фәннәре докторы (2003), профессор (2007). Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (1999), Башкортстан Республикасы атказанган табибы (1995). Салават Юлаев ордены кавалеры.

Тәрҗемәи хәленнән

Мәхәмәт Мөхәмәтулла улы Алсынбаев БАССР‑ның Архангель районы Кызылъяр авылында туган.

1977 ел — БДМИ‑ны тәмамлаганнан соң "Глуховская" шифаханәсенең бүлек мөдире.

1981 елдан Благовещен үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары.

1986 елданСибай үзәк кала хастаханәсенең баш табибы.

1990 елданУфаның Ленин районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире,.

1991 елданБашкортстан Министрлар Советының бүлек мөдире.

1993 елдан — Уфаның 21‑нче кала хастаханәсенең баш табибы.

1995 елдан белән "Иммунопрепарат" предприятиесенең генераль директоры (бер үк вакытта 1999 елдан алып лаборатория мөдире).

2010 елдан — директорның беренче урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни хезмәтләре иммуномодульләүче препаратларның тән пешү, эренле шеш һәм башка авыруларны дәвалау тәсирен өйрәнүгә багышланган.

Алсынбаев М.М. катнашлыгында үзенчәлекле яңа иммуноглобулиннар эшләнә, кан препаратларын (лейкоцитлар интерферон, церулоплазмин һ.б.) җитештерү технологиясе камилләштерелә.

220-дән артык фәнни хезмәт һәм 31 уйлап табу авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге

Башкортстан Республикасының 2 нче һәм 3‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (1999)
  • Башкортстан Республикасы атказанган табибы (1995).
  • Салават Юлаев ордены кавалеры.

Фәнни хезмәтләре

  • Иммунные основы патогенеза, иммунодиагностика и иммунотерапия при аллергической патологии легких. Уфа, 1999 (автордаш);
  • Основы иммунных и иммунонаправленных методов терапии и профилактики. Уфа, 2000(автордаш) [1]

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

  • На страже жизни и здоровья людей (к 65-летию видного ученого и организатора здравоохранения Махамата Алсынбаева)[1]