Мәүлекәй Юмачиков

Мәүлекәй Юмачиков - шагыйрь, фольклорчы, мөгаллим. 1870-1880 елларда Төмән өязенең Манчыл авылы мәдрәсәсендә мөдәррис булып тора. 1879 елында язылган "Кыйссаи Салсал" исемле әсәре 1909 елда Казанның Шәмсетдин Хөсәенов нәширлегендә Домбровский басмаханәсендә[1], 1913 елда Казан университет басмаханәсендә нәшер ителә. 1881 елда Казандагы Хөсәеневләр нәшриятына бәетләр һәм мөнәҗәтләр җыентыгын җибәрә, әммә бу кулъязмалар басылмый, һәм Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.[2].

Хөсам Кятиб "Җөмҗөмә солтан" поэмасын казакъ теленә тәрҗемә иткән.[3]. Поэма аыхырында үзе турында болай яза: "Казакъта ун ел бала укытып, Йортыма кайттым килдем мин аман".

Басылган хезмәтләре

  • Кыйсса-и Сәетбаттал. Казан. Чирков хатының басмаханәсе, 1888 ел
  • Кыйса-и Тәмимдар. Казан. 1894 ел һәм 1896 ел
  • Мәрхабә, шәһри Рамазан. Казан. Университет басмаханәсе, 1902 ел һәм 1908 ел
  • Кыйсса-и Нәүширван. Казан. 1902 ел
  • Кыйсса-и Салсал. Казан. 1909 ел
  • Кыйсса-и Җөмҗөмә. Казан. Домбровский басмаханәсе, 1910 ел

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ https://rusneb.ru/catalog/000200_000018_RU_NLR_DIGIT_101309/ - Национальная электронная библиотека
  2. ↑ Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. Казан, ТКН, 2001
  3. ↑ Габдрахман Таһирҗанов. Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре. "Казан утлары" журналы. 1975 ел, 10-нче сан