Салсал (дастан)
Салсал | |
---|---|
Жанр: | дастан |
Автор: | халык |
Оригинал теле: | татар теле |
Салсал дастаны («Салсал» дастаны; «Кыйссаи Салсал»; рус. дастан «Салсал») — татар халык рухи мирасының нигезен тәшкил иткән дини-героик яисә дини-романтик характердагы күләмле эпик әсәр. Татар дастаннарының китаби төренә карый. М. Юмачиков тарафыннан XIX йөз ахыры — XX йөз башында гарәп графикасында басыла. Фольклор вариантлары билгеле. Салсал образы башка төрки халыклар фольклорында һәм Урта гасырлар Көнчыгыш әдәбиятында да очырый[1][2].
Таралышы, өйрәнелү тарихы
«Салсал» дастаны беренче тапкыр 1879 елда Казан университеты типографиясендә 4800 данә тираж белән басылып чыга. 1883 елда Вечеслав типографиясендә, 1888 һәм 1906 елларда кабат университет типографиясендә, 1909 елда Казанның «Үрнәк» типографиясендә, 1912 елда тагын университет китапханәсендә шулай ук зур-зур тиражлар белән нәшер ителә[1]. «Салсал» дастаны гарәп язулы шигъри тексттан гыйбарәт, 70, 96, 100 бит күләме китаплар булып, гадәттә «Кыйссаи Салсал» исеме белән дөнья күрә.
«Салсал» дастанын төзеп бастырган, халыкка җиткергән шәхесләрнең берсе — Мәүлекәй Юмачиков. Татар әдәбияты тарихында М. Юмачиков «Шаһсәнәм һәм Гариб», «Сәет Баттал», «Нәүширван», «Тәминдар», «Карабәк», «Гөлҗәмилә», «Дәрига кыз» һәм башка кыйссаларны Казанда берничә мәртәбә бастыра, «Җар-җар бәете», «Эрбет бәете», «Исерек хәлләре» кебек әсәрләрне иҗат итә[3] , "Мәкәрҗә ярминкәсе бәете"н яңа форма бирә. Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә аның мәхәббәт лирикасы үрнәкләре саклана[1]. Моннан тыш ул Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастанын казакъ теленә тәрҗемә итүче буларак та мәгълүм[4]. Кайбер чыганакларга караганда, М. Юмачиков үзе язганнарны татар телендә генә түгел, казакъ телендә дә бастырган, фарсы телен яхшы белгән[5].
«Салсал» дастанының башында да, ахырында да әсәрне халыкка җиткерүче образы телгә алына. Биредә ул — М. Юмачиков.
Фарсы сүздән чыгарып үләң қылдым,
Җәмәгать, гаеп кылма инде безне, -
дигән юллар бар. Дастанны ул Себер җирендә шигъри формага салуы турында да әйткән. Дастан М. Юмачиков тарафыннан XIX йөз ахыры-XX йөз башында басмага әзерләнеп дөнья күрә[1]. Себер татарлары авыз иҗатында популярлашкан сюжетка яңа сулыш өрә: язма формага салып, дастанның Идел буенда яшәүче татарларга да үтеп керүен тәэмин итә.
Эчтәлеге
«Салсал» дастаны — исламны ныгыту юнәлешендә алып барылган эшчәнлекне тасвирлый торган әсәрләрнең типик үрнәге: Аллаһны зурлый, Ислам диненең өстенлекләренә игътибарны җәлеп итә. Дастан — дини характердагы, шул ук вакытта каһарманлык идеясе белән сугарылган әсәр. Эчтәлеге һәм идеясеннән «Салсал» дастанының, нигездә, халык эпосының героик эпосы үрнәгендә иҗат ителгән, татар халкының дини-героик дастаннары рәтен тулыландырып килә торган әсәр булуы күренә. Үз чорында бу әсәрнең кабат-кабат басылып чыгуы һәм таралуы халыкта исламның роле һәм дини-героик китаби дастаннарга ихтыяҗы зур булуны дәлилли[1].
М. Юмачиков вариантында Салсал энҗе җитештерү буенча остаханә хуҗасы буларак тасвирлана. Дин юлында арадан берәүне — иң кыю һәм кодрәтле мөселманны баһадир итеп билгеләү ихтыяҗы туган була, бу уңайдан пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре җыелышып фикерләшәләр. Гали батыр һәм башка мөселманнар кяферләргә каршы көрәштә Салсал батырга хат аша мөрәҗәгать итәләр, Салсал исламның җиңүе өчен кулына корал алып көрәшә, күп батырлыклар кыла. Әсәрдә патшалар һәм аларның бер-берсенә территориаль дәгъвалары мәсьәләсе дә исламга бәйләп аңлатылган[1].
Г. Гобәйдуллин мондый төр ядкярләргә карата «сугыш китаплары» дигән термин куллана[6]:
Безнең халыкның сөеп укый торган әсәрләре арасында үзенә бертөрле типтагы «сугыш китаплары» дип атала торган хикәяләр бар. Бу хикәяләрнең мәүзугысы – төрле каһарманнарның далилек , дилавәрлек вә баһадирлыкларын тасвирдыр. |
Галим мондый төр кыйссаларның татар сүз сәнгатендә бик борынгы чорлардан ук — әле "матбугат туганчы, мөселман хәрефләре белән китаплар басыла башлаганга кадәр кулъязмаларында халык арасына таралып укылган"лыгын билгели, шул чорда ук инде, кызганычка, әлеге кулъязмаларның югала баруын да искәртә[1].
Дастанның «Салсал батыр» дип аталган сөйләм варианты булуы билгеле. Ул күләме белән 20 битне тәшкил итә, Татарстан Республикасы Саба районы, Татар Икшермәсе авылында Габдулла Исмәгыйль улы Исмәгыйлев исемле кеше тарафыннан язып алынган. Текстны Габдулла Исмәгыйлевкә телдән сөйләүче — Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы (1897—1987, тумышы белән Татар Икшермәсе авылыннан). "Салсал"ның яңа табылган варианты — катнаш формада (шигъри һәм текст формасында).
"Салсал"ның әлеге варианты аеруча халыкчан, җирле үзенчәлекләргә бай. «Салсал» исеменең килеп чыгышы да татар теле аша аңлатыла: Балтасар ханның улы Сөләйман бик батыр була, көрәшеп дан ала, халык аның көченә шакката, көрәштә көндәшен аркасына салырга өндәп, «Сал, сал!» — дип кычкырганнан батырның исеме Салсал булып киткән, имеш. Шул рәвешчә, Сөләйман Салсал батыр исеме белән мәгълүм була. Эпик вакыйгалар фонында дастан Салсал батырның каһарманлык һәм мәхәббәт тарихын бәян итә.
Асылы
Әдәбият галимнәре билгеләвенчә, Дастанда эпик образларга хас чикләнгәнлекнең дини элементлар белән баетылуы, сюжет-мотивларга героик эпос өчен чит саналган детальләрнең килеп керүе — татар эпосының стадиаль яктан иң соң формалашкан, XVII—XVIII гасырлардан халыкның рухи тормышында әһәмиятле урын алган дини-героик характердагы эпик ядкярләрнең барысы өчен дә уртак сыйфат. Халык «Салсал» дастаны аша элгәрләре табынган ислам динендә, Аллаһ кодрәтенә ышануда милли һәм дини кысрыклаудан котылу һәм тынычлану тапкан. Дәүләтчелек, рухи бәйсезлек проблемалары хакында турыдан-туры сөйләп булмаган чор өчен мондый эчтәлекле дастанның әһәмияте зур була. «Салсал» — тарихи үсешнең татарлар өчен үзенчәлекле чорларында милли үзаңны, милли үзбилгеләнүне саклап калу чарасы буларак хезмәт иткән әсәрләрнең берсе.
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 Мөхәммәтҗанова Л. Х. Татар рухи мирасы буларак «САЛСАЛ» дастаны: М. Юмачиков һәм Г. Исмәгыйлев вариантлары // Фәнни Татарстан. 2024. № 3. Б. 59-67.
- ↑ Салсал // URL: https://kk.wikipedia.org/wiki/Салсал (мөрәҗәгать итү көне: 14.10.2023)
- ↑ Татар халык иҗаты. Дастаннар / томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы Ф.В. Әхмәтова. Казан: Татар кит. нәшр., 1984. Б. 371
- ↑ Таһирҗанов Г. Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре. Казан утлары. 1975. № 10
- ↑ Ибатуллин М. Мауликай Юмачиков — Ембаевский стихотворец 19 века // URL: https://seber-tatar.livejournal.com/35431.html (мөрәҗәгать итү көне: 14.10.2024)
- ↑ Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Г. Рәхим, Г. Газиз. Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. XVII—XIX гасырлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Г. Рахим, Г. Газиз. История татарской литературы. Древний период. XVII—XIX века. Т. 2 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Л. Ш. Гарипова, Л. Р. Надыршина, А. М. Ахунов, И. Г. Гомәров, Г.А. Хөснетдинова. Казан: ТӘһСИ, 2022. 16 нчы чыг. Б. 62.
Әдәбият
- Ибатуллин М. Мауликай Юмачиков — Ембаевский стихотворец 19 века // URL: https://seber-tatar.livejournal.com/35431.html (мөрәҗәгать итү көне: 14.10.2024).
- Кисса Салсал // URL: https://kozhalar.kz/20174306-qissa-salsal (мөрәҗәгать итү көне: 14.10.2024).
- Кыйссаи Сал-сал. Казан: ун-т тип., Ш. Хөсәенов варислары нәшере, 1906. — 100 б.
- Қазірет Әли. Діни дастандар. Алматы, 2015. — 362 б.
- Маулекай Юмачиков: новые факты из жизни // URL: https://rayon72.ru/news/history/187286.html (мөрәҗәгать итү көне: 14.10.2024).
- Мөхәммәтҗанова Л.Х. Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары. Казан: ТӘһСИ, 2018. — 280 б.
- Мөхәммәтҗанова Л. Х. Татар рухи мирасы буларак «Салсал» дастаны: М. Юмачиков һәм Г. Исмәгыйлев вариантлары // Фәнни Татарстан. 2024. № 3. Б. 59-67.
- Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Г. Рәхим, Г. Газиз. Татар әдәбияты тарихы. Борынгы дәвер. XVII—XIX гасырлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Г. Рахим, Г. Газиз. История татарской литературы. Древний период. XVII—XIX века. Т. 2 / төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.: Л. Ш. Гарипова, Л. Р. Надыршина, А. М. Ахунов, И. Г. Гомәров, Г.А. Хөснетдинова. Казан: ТӘһСИ, 2022. 16 нчы чыг. 300 б.
- Салсал // URL: https://kk.wikipedia.org/wiki/Салсал (мөрәҗәгать итү көне: 14.10.2023).
- Татар халык иҗаты. Дастаннар / томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы Ф.В. Әхмәтова. Казан: Татар кит. нәшр., 1984. 384 б.
- Таһирҗанов Г. Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре. Казан утлары. 1975. № 10.