Мөхәммәтшакир Казаков
Мөхәммәтшакир Казаков (Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Казаков, — ) — 1 нче гилдия Казан сәүдәгәре. Казанда дүрт (Инҗилчеләр, Мәскәү, 1 нче Аркылы һәм Зәкәр урамнарында) һәм Әстерханда ике (Варваций каналы һәм Котым елгасы яр буе[2] урамнарында) йорт, лавкалар хуҗасы булган. Әстерхандагы таш мәчет төзүгә (хәзерге Әстерхан җәмигъ мәчете) акча иганә иткән (1898). 1907 елда Ә. Хөсәеновтән «Болгар» нумерларын сатып алган. Октябрь инкыйлабыннан соң сәүдәгәрнең бөтен мөлкәте конфискацияләнгән.
Искәрмәләр
- ↑ http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2004_2/07/07_1/
- ↑ хәзерге адрес: Кызыл яр буе урамы, 28.