Мөхәммәтҗан Казаков

Мөхәммәтҗан Казаков (Мөхәммәтҗан Назыйр улы Казаков, — ) — 1 нче гилдия Казан һәм Әстерхан сәүдәгәре, Казанның нәсли шәрәфле ватандашы (1875). Чәй, балык, бакалея, һ.б. таварлар белән сату иткән. Казанның Инҗилчеләр, Екатерина һәм Зәкәр[1] урамнарындагы шәхси йортлар, Печән мәйданындагы табыш йорты, лавкалар хуҗасы булган. Казан шәһәр думасы гласные (1871-1872). Инҗилчеләр урамындагы мәчетне төзүгә акча иганә иткән.

Гаиләсе

Хатыны Бәдыйгыльҗәмал (1815-1878)

  • улы Мостафа (1837-1882 елдан соң)
    • оныгы Исхак. Хатыны Нәфисә (18??-19??).
      • ерак оныгы Хаҗиморат (1914-1984)
      • ерак оныгы Исмәгыйль,
      • кыз ерак оныгы Флора
      • кыз ерак оныгы Мария
    • оныгы Әхмәтҗан. Хатыны Фәхрибану Апанаева
      • ерак оныгы Хәсән
        • юлыгы[2] Адольф (1932)
        • кыз юлыгы Рәисә
        • кыз юлыгы Валентин
      • кыз ерак оныгы Сания
      • кыз ерак оныгы Хәлидә
      • кыз ерак оныгы Диләрә
    • оныгы Йосыф
    • кыз оныгы Өммегөлсем. Ире Муллаҗан.
    • кыз оныгы Бибиҗәмал. Ире Якуп Чанышев.
  • улы Мөхәммәтфәез (1841-19??)
  • улы Мөхәммәтшакир (1844-1932). Хатыны Бибигазизә (1853-1923).
    • оныгы Мөхәммәтрәхим (1873-1937). Хатыны Өммегөлсем Юнысова.
    • кыз оныгы Зөләйха (1874-1954, Кузлаука). Ире Габдулла Апанаев (1873-1937).
      • кыз ерак оныгы Гайшә (1896-1979). Ирләре Гали Рәхим (1892-1943), Нәҗип Хәлфин (1886-1937)
      • ерак оныгы Якуп, Төркиягә качып киткән.
      • ерак оныгы Муса (1930-елларда вафат)
    • оныгы Габделхәмит (1877-1937). Хатыны Фәхрибану Юнысова.
      • кыз ерак оныгы Әминә. Ире Шәфи Алмас.
      • ерак оныгы Фуат, Франсада яшәгән.
      • кыз ерак оныгы Мәрьям.
    • оныгы Мөхәммәт (1879-?)
      • ерак оныклары Мәхмүт, Мәрьям
    • кыз оныгы Бибирәбига (1890-1965). Ире Газиз Гобәйдуллин (1887-1938).
      • ерак оныгы Сәлмән (1915-?). Хатыны Әминә (1929-2011).
        • юлыгы Эдуард (1939-2015). Хатыны Надежда (1949)
          • кыз торыны[2] Юлия (1977)
  • кызы Гайнехәят (1845-?).

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Хәзерге әдрис: К. Насыйри ур., 3
  2. 1 2 https://drive.google.com/file/d/0BwRp33-T1pP8Y0VMSFkwWTh5LUE/view

Төркемнәр