Мөхәррәм Сәлимов
Сәлимов Мөхәррәм Әхмәтша улы (1 май 1935 ел) — инженер-металлург, үзешчән композитор. Белорет шәһәренең башкорт милли оешмаларының актив эшлеклесе. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).
Тәрҗемәи хәле
Мөхәррәм Әхмәтша улы Сәлимов 1935 елның 1 маенда БАССРның Белорет районында Безәк-Әхмәр авылында туган.
Хезмәт юлын бик иртә — Белорет металлургия комбинатында башлый. Каладагы эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый.
1965 елда Магнитогорск тау-металлургия институтының кичке факультетын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы, ул Белорет металлургия комбинатында эшли.
- Мәдәнияттә һәм җәмәгать оешмаларында эшчәнлеге
1972 елдан Мөхәррәм Сәлимов шәһәрнең Металлургларның мәдәният сараенда курайчылар түгәрәге алып бара, халык театрында уйный.
1980 елдан җырлар яза башлый. Хәзер инде йөздән артык җыры бар, аларның яртысыннан күбрәге — балалар өчен. Алар Башкортстан радио-телевидениесеннән яңгыратылып тора.
Файл:Привезли помощь студентам. Выходцы из Белорецкого района. 1996.jpg
1996. Уфада укыган студентларга ата-аналарыдан күчтәнәчләр алып килүе. Сулдан 4-нче-М. Сәлимов
Белорет шәһәрендә Бөтендөнья башкортлары корылтаеның урындагы бүлекчәсен оештыручы, берничә ел аның рәисе булып та сайлана.
1990 елдан Белорет шәһәренең Мәктәптән тыш үсеш үзәгенең Башкорт балалары өчен милли иҗат клубы җитәкчесе була. Балаларны ул курай тартырга өйрәтә, үзе язган җырлар белән концертлар куялар.
Мөхәррәм Әхмәтша улы республиканың төрле төбәкләрендә халык иҗаты буенча чыгышлар ясап йөри. ВЦСПС-ның күкрәккә тага торган «Үзешчән сәнгатьтә уңышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән[2].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- ВЦСПС-ның «Үзешчән сәнгатьтә уңышлары өчен» билгесе (1984)
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
Искәрмәләр
- ↑ Башинформ / за ред. А. В. Валиев — 1992.
- ↑ Белорецкая энциклопедия, 2007 г
Аудио-видео
- YouTube сайтында Видео Сборник песен Мухарама Салимова
- YouTube сайтында Видео Мухаррям Салимов — автор песен, исполнитель кубаира. 2014 г.
- YouTube сайтында Видео Первый зональный конкурс на призы им. Мухарама Салимова
- YouTube сайтында Видео Мөхәрәм Сәлимов Ағай
- Салимов, Мухаррам Ахмедшинович — Кукушка зовет [Ноты] : Песни : Для детей мл. шк. возраста