Надирә Исаева
Исаева Надирә Рәшид кызы (29 июль 1979, Әстерхан өлкәсе, Янкала районы, Янкала) — Россия журналисты. «Черновик» гәзитенең баш мөхәррире (2011 елга кадәр). 2012 елдан алып — Гарриман Институтының (АКШ) гыйльми хезмәткәре. Матбугат азатлыгы өчен журналистларны яклау комитеты премиясе лауреаты (2010).
Тәрҗемәи хәле
Надирә Рәшид кызы 1979 елның 29 июлендә Әстерхан өлкәсенең Янкала районы үзәге Янкала (рус. Черный Яр) авылында туган. Милләте буенча лак, дине — ислам[1][2].
Дагстан дәүләт университетын «финансчы» белгечлеге буенча тәмамлаган, аннары Дагстан дәүләт халык хуҗалыгы университетына аспирантурага укырга керә, монда ел ярым эчендә «аудит» фәненнән укыта[3].
2004 елның октябрендә «Черновик» гәзитенең икътисади бүлеге мөхәррире була. Ел ярымнан соң аны президент хакимиятенең аналитика идарәсенә эшкә чакыралар, анда сигез ай эшләгәннән соң, «Черновик» гәзитенә кире кайта, басманың баш мөхәррире була[3]. Үзенең материалларында Россия Федераль иминлек хезмәтенең Төньяк Кавказда терроризм белән көрәштә буш, продуктив булмаган тактикасын тәнкыйтьли[4].
2008 елның җәендә Дагстан буенча Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты Исаевага карата экстремистик эшчәнлек өчен җинаять эше кузгата. Җинаять эше кузгатылу сәбәбе булып, РФ Җинаять кодексының 280 маддәсе 2 өлеше буенча (массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә РФ конституция корылышын көч кулланып үзгәртүгә ачыктан ачык өндәүләр) һәм РФ Җинаять кодексының 282 маддәсендәге 1 өлеше (милли, расачыл һәм дини дошманлык уяту) 2008 елның 4 июлендәге «Беренче санлы террорчылар» мәкаләсе тора, анда тәртип саклаучылар мәгълүматы буенча, террорчы Раппани Халилов мөрәҗәгате урнаштырылган булган[5]. Н. Исаева сүзе буенча, җинаять эшен кузгатуны төп сәбәбе булып «Черновик» гәзитен ябу теләге тора[6]. Исаеваны эзәрлекләүгә «Гадел Россия» фиркасе борчылу белдерә[7]. 2009 елның февралендә шулай ук мондый гаепләүләр «Черновик» гәзитенең башка журналистарына — Магомед Магомедовка, Тимур Мостафаевка һәм Биякай Магомедовка да белдерелә[8].
2011 елның маенда Махачкаланың Ленин федераль суды дүрт журналистны да бөтен тагылган гаепләүләр буенча да гаепсез дип таба[9]. Исаева моннан соң баш мөхәррир һәм «Черновик» гәзитенең баш мөхәррире урынбасары вазифасын калдыруы турында игълан итә[10][11].
2011 елның ноябрендә Исаева, Себердә төрмәдә утырган ире белән шәхси хат алышуларын рөхсәтсез бастырып чыгарганнан соң, Дагстаннан чыгып китә[12]. 2012 елның февралендә АКШ-ның Гарриман Институтына гыйльми хезмәткәр итеп чакырыла[13].
Бүләкләре
- Матбугат азатлыгы өчен журналистларны яклау комитеты премиясе лауреаты (2010)[14]
Шәхси тормышы
Ире — Әбделхәлим Абделкәримов, Дагстанның Цуман районында туган. 2006 елда кораллы законсыз әйләнештә тоту, кеше үтерүгә һәм талауга ынтылу буенча 13 елга ирегеннән мәхрүм ителә[15]. Аны Каспийскта теракт турындагы эш буенча җинаять яваплылыгын законсыз рәвештә җәлеп иткән өчен мораль һәм матди зыянны компенсацияләү турында дәгъва бирә, Махачкаланың Совет суды дәгән өлешчә канәгатьләндерә, аңа 100 мең күләмендә компенсация бирә. Хөкем срогын тутырып, Абделкәримов Украинага күченә, анда миграция хезмәтеннән сыену урыны бирүләрен сорый. Украина властьлары Әбделкәримовны милли хәвефсезлеккә куркыныч тудыручы дип таный һәм Грузияга депортацияләделәр. Моңа кадәр ул Төркиягә һәм Белоруссиягә уңышсыз чыгырга маташа[16].
Искәрмәләр
- ↑ Объяснение главного редактора ЧК Исаевой Н..Черновик(4 июля 2008). Дата обращения: 14 марта 2021.
- ↑ Надира Исаева: В Дагестане царит террор силовиков, дремучая коррупция и нравственная деградация (19 декабрь 2016).
- ↑ 1 2 Веремчук Татьяна. Надира Исаева: «СМИ на Кавказе должны стать дискуссионной площадкой для интеллектуальной элиты» (30 март 2011).
- ↑ CPJ to honor brave international journalists (5 октябрь 2010).
- ↑ Ионов Олег. В Дагестане возбуждено уголовное дело в отношении главного редактора газеты "Черновик" (6 август 2008).
- ↑ Ионов Олег. Главред «Черновика»: газету хотят объявить экстремистской, чтобы закрыть (17 август 2008).
- ↑ Партия "Справедливая Россия: Родина/Пенсионеры/Жизнь" обеспокоена преследованием газеты "Черновик" (28 август 2008).
- ↑ Исаев Тимур. В Дагестане журналистов газеты "Черновик" обвиняют в разжигании вражды (26 февраль 2009).
- ↑ В Дагестане суд оправдал журналистов "Черновика" по всем предъявленным им обвинениям (19 май 2011).
- ↑ Надира Исаева оставляет должность главреда "Черновика" (24 май 2011).
- ↑ Надира Исаева отказалась от должности замглавреда дагестанского «Черновика» (3 июнь 2011).
- ↑ Немцова Анна. Что творится в голове у российских "черных вдов" (27 август 2013).
- ↑ Schilit Nicole. Q&A: Nadira Isayeva on exile from Dagestan, in US (19 июнь 2012).
- ↑ Исаев Тимур. Главред дагестанской газеты "Черновик" стала лауреатом премии Комитета защиты журналистов (6 октябрь 2010).
- ↑ Уроженец Дагестана не получает необходимой медпомощи в колонии, заявляет его жена (20 июнь 2014).
- ↑ Украина выдворила Абдулкаримова в Грузию (2 ноябрь 2019).