Наилә Галәветдинова
Галәветдинова Наилә Гизетдин кызы (3 гыйнвар 1946 ел) — хезмәт ветераны, 1965 елдан Башкортстан радиосы һәм телевидениесе дикторы. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2020), Башкортстан Республикасының халык артисты (1993).
Тәрҗемәи хәле
Наилә Гизетдин кызы Галәветдинова 1946 елның 3 гыйнварында Башкорт АССРның Архангель районы Тирәкле авылында туган.
Үзләрендәге мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Бу махсус урта уку йортында Рим Сыртланов курсы буенча һөнәри белем ала[2].
1965 елда яшь белгеч Башкорт АССРның Министрлар Советы карамагындагы Телевидение һәм радио комитетында конкурс нигезендә диктор булып хезмәт эшчәнлеген башлый.
Легендар диктор, радио һәм телевидение тапшырулары алып баручы, үзенең үзенчәлекле тавышы, фигыль-кыяфәте белән берничә дәвер символына әйләнә.
Лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен дәвам иткән Наилә Галәветдиновага 2020 ел азагында «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Бу Указга Россия Президенты 7 декабрьдә кул куйды[3].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (2020)
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1993)
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1981)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Башҡорт энциклопедияһы — Ғәләүетдинова Наилә Ғизетдин ҡыҙы [Тикшерелгән 3 февраль 2021]
- ↑ Легендарному диктору Наиле Галяутдиновой будет вручено высокое российское звание. ИА «Башинформ», 8 декабря 2020 года [Тикшерелгән 3 февраль 2021]
Сылтамалар
- Галәветдинова Наилә Гизетдин кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 3 февраль 2021]