Наил Якупов
Наил Якупов | |
---|---|
Файл:20140927-Nail Yakupov.jpg | |
Тулы исеме | Наил Раил улы Якупов |
Туган көне | 6 октябрь 1993 (31 яшь) |
Туган | Түбән Кама, Татарстан |
Ил | |
Эшчәнлеге | спортчы |
Наил Раил улы Якупов (NHL «Эдмонтон Ойлерс» клубы уенчысы. Яшьләр арасында 2012 елгы хоккей буенча дөнья беренчелегендә НХЛ 2012 драфтында беренче урын иясе[1]. 2012-13 елда лиганың иң яхшы яшь уенчысы булып таныла.
Тормыш юлы
«Нефтехимик» такымында ала. «Реактор» такымы өчен уйный, 14 уенда катнаша. Кул җәрәхәтен алу сәбәпле сезон ахырында уйнамый һәм такым белән дөнья беренчелегендә катнаша алмый кала.
Канадада Юниор такымы өчен чыгыш ясый. Биредә ул 1993 елгы бердәнбер уенчы була. Дүрт матч эчендә 2 шайба кертүгә ирешә.
2010 елда Наил КХЛ драфтында «Нефтехимик» такымына 19 номер астында сайлана. Шул ук вакытта аны Онтарионың «Сарния Стинг» клубы Канада хоккей лигасында икенче номер булып сайлый. «Сарния Стинг» такымы өчен уйнаган дәвердә 107 уенда 170 балл җыя.
2012 елның НХЛ драфтында иң яхшы яшь хоккейчыларны сайлау чарасында беренче урынга ирешә.
Татарлык мәсьәләсе
Наил Якупов үзен татар уенчысы дип белдереп килә. «The Globe and Mail» газетасының Төньяк Америкадагы «рус факторы» турындагы соравына Наил шундый җавап бирде:
Һәрбер уенчының үз юлы бар. Минем башкаларны кабатлыйсы килми. Мин рус түгел, мин – мөселман. Әгәр сез миннән “рус факторы” хакында сорыйсыз икән, һәр уенчының үз тормышы бар икәнен исәпкә алырга кирәк |
Әлеге сүзләрдән соң Россия хоккей җәмәгатьчелеге аны хыянәттә гаепли башлый. Аңа 15 яшендә үк чит ил карьерасы өчен Россияне ташлап китеп, үзен беркем дә белмәгән татар итеп танытуында гаеплиләр. Наил Якупов исә җанатарлар алдында шулай диде:
Мин аларга үземне татар дип таныттым. Бу сүз белән мин берни дә әйтергә теләмәдем. Бигрәк тә сез уйлаганнарны. Мин Россияне яратам, мин Россия өчен уйныйм һәм, Алла кушса, уйнаячакмын. Үземнең милләтемне әйтү җитте, Россиядә шуңа бәйләнә башладылар. Ә чит илдә татарлар турында беркем дә белми. Миңа татарлар хакында сөйләргә туры килде. Иң кыска юлдан китеп, татарлар – мөселманнар дип аңлаттым. Татар-мөселман булып туганыма гаебем юк, шулай бит? Миңа хәзер үләргәме инде? Татарстан – Россиянең бер өлеше. Мин Россия өчен уйныйм. Паспортым да Россиянеке[2] |
.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Онтарио хоккей лигасының рәсми сайтында 2013 елның 4 октябрь көнендә архивланган. (ингл.)
- МХЛ рәсми сайтында (рус.)
- Sarnia Sting рәсми сайтында 2012 елның 9 март көнендә архивланган. (ингл.)