Николай Бродский

Николай Бродский (15 ноябрь (27 ноябрь) 1881 ел[2], Ярославль — 5 июнь 1951 ел, Мәскәү) — ССРБ-ның әдәбият белгече, Мәскәү дәүләт университеты профессоры (1926). Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1945) кавалеры, К. Д. Ушинский исемендәге премия лауреаты. 

Тәрҗемәи хәле

Николай Леонтьевич Бродский — оркестр музыканты улы. 1900 елда гимназия, 1904 елда Мәскәү университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елда ук үзенең беренче хезмәтен бастыра[3].

1904-1907 елларда Екатеринослав шәһәрендә Коммерция училищесында укыта.

1907 елда Мәскәүгә кайта. Биредә Хатын-кызлар педагогия курсларында, Түбән Новгородның Кала халык университетында әдәбият курсын укый. 1910 елдан Россия тел белемен сөючеләр җәмгыяте, 1911 елдан Мәскәүдәге әдәбият тарихы җәмгыяте әгъзасы. 1916/1917 ел чикләрендә I Бөтенрусия укытучылар съездын оештыручыларның берсе.

Магистр имтиханнарын тапшырып, приват-доцент (1918-1924), аннары Мәскәү университетының профессоры (1926) була, монда Тургенев семинарын җитәкли. 1922 елдан шулай ук Сәнгать фәннәре дәүләт академиясендә гыйльми эш алып бара, Смоленск университетында, Либкнехт исемендәге Индустриаль-педагогия институтында һәм Тверь педагогия институтында укыта.

1934 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. 1939 елда Бродскийга диссертация якламыйча «Филология фәннәре докторы» гыйльми дәрәҗәсе бирелә. 1941 елдан Дөнья әдәбияты институтының рус әдәбияты бүлеген җитәкли.

Пушкин, Лермонтов, Тургенев, Белинский, Достоевский, Герцен һ. б. ижатын тикшерүче; урта мәктәпләр өчен рус әдәбияты буенча күп кенә әсбаплар, театр тарихы буенча мәкаләләр, әдәбият укыту методикасы буенча белешмәләр авторы.

1947 елдан РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы.

1951 елның 5 июнендә вафат була, Мәскәүдә Иваново зыяратында җирләнә, 36 нчы уч..

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Библиография

    • Замыслы Тургенева, «Вестник воспитания», кн. IX, 1916
    • Тургенев и русские сектанты, М.: Издательство литературного кружка «Никитинские субботники», 1922. — 48 с.
    • Тургенев в работе над романом «Накануне», «Свисток», № 2, 1922
    • Тургеневская юбилейная литературa, «Научные известия», сб. II, 1922
    • Житие великого грешника, сб. «Достоевский» (Документы по истории русской литературы и общественности), вып. I, М., 1922
    • Революционные мотивы русской поэзии / Совм. с В. Л. Львовым-Рогачевским. Л. : Колос, 1926. — 243 с.
    • А. С. Пушкин. биография, М., 1937
    • М. Ю. Лермонтов. биография, т. 1, 1814—1832, М., 1945
    • Избранные труды, М., 1964.
    • Лермонтов-студент и его товарищи
    • «Евгений Онегин», роман А. С. Пушкина. Комментарий. 1932. Переиздание: Мультиратура, 2005. — 352 с. ISBN 5-9740-0026-9

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Бродский Николай Леонтьевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. По другим данным 3 (15) ноября
  3. Следы профессиональных сказочников в русских сказках // Этнографическое обозрение, 1904, № 2, с. 1-18.

Әдәбият

  • Н. Л. Бродский. 1881-1951 // Литература в школе. — М., 1951. — № 5.
  • Крестовка Л. Николая Леонтьевич Бродский // И. С. Тургенев: Новые материалы и исследования / АН ССРБ. Ин-к мировой лит. им. А. М. Горького. — М. : Наука, 1967. — К. 76. — С. 735-744. — 791 с. — (Литературное наследство / ред.: В. Р. Щербина (и. о. гл. ред.), Д. Д. Благой и др.; к. 76). — 7 500 экз. — ISSN 0130-3627.

Сылтамалар

  • [ Бродский Николай Леонтьевич] — Зур совет энциклопедиясендә мәкалә
  • Бродский Николай Леонтьевич — 1929-1939 елгы Әдәби энциклопедиядән мәкалә
  • Бродский, Николая Леонтьевич // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962-1978.
  • Бродский Николая Леонтьевич (неопр.). Летопись Московского университета. Дата обращения 18 декабря 2017.