Нина Нисевич
Нина Нисевич (16 декабрь 1911, Ярыслау — 30 октябрь 2008, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия педиатры, медицина фәннәре докторы, ССРБ һәм Россия Медицина фәннәре академиясе академигы (1974).
Тәрҗемәи хәле
1934 елда 2-нче Мәскәү дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Свердловск өлкәсендә, Орехово-Зуевода, Ярославльдә табиб-педиатр булып эшли.
1943—1989 елларда — 2-нче Мәскәү дәүләт медицина институтында укытучы, ассистент, доцент, профессор, педиатрия факультеты деканы, балалар инфекция авырулары кафедрасы мөдире (1952—1989).
Ул берничә ел дәвамында ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш педиатры, ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының 4-нче Баш идарәсе Баш педиатры, «Вопросы охраны материнства и детства» журналының баш мөхәррире, ВАК пленумы әгъзасы, совет хатын-кызлары Комитеты әгъзасы була.
Мәскәүдә Кунцево зыяратында җирләнгән[1].
Гыйльми хезмәтләре
300-гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән 16 монография авторы. Иң әһәмиятлеләре булып торалар:
- Руководство по желудочно-кишечным заболеваниям у детей (1969)
- Круп у детей (1973)
- Инфекционный мононуклеоз у детей (1975)
- Математические методы в клинической практике (1980)
- Болезни печени у детей (1981)
- Тяжёлые и злокачественные формы вирусного гепатита у детей (1982)
- Учебник «Инфекционные болезни у детей» (1985, 1990, 2006)
- Вирусные гепатиты (1994)
- Вирусные гепатиты от А до TTV (2003)
Бүләкләре
— «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале
— ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (1961, 1978)
— Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1971)
— Ленин ордены (1986)
— «Россия Федерациясе Президенты Эшләр белән идарә итү Медицина үзәге казанышлары өчен» почёт билгесе (2001)
— «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә — 60ел» медале
— II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» ордены медале
Искәрмәләр
Әдәбият
- Московская энциклопедия. Том 1: Лица Москвы. Книга 6: А-Я. Дополнения. — М.: ОАО «Московские учебники», 2014