Ногъман Ишкилдин
Ишкилдин Ногъман Ваһап улы (1904 ел — 12 декабрь 1988 ел[1]) — 112-нче Башкорт атлы төмәне сугышчысы, рядовой, кызылармеец. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1985)[2].
Тәрҗемәи хәле
Ногъман Ваһап улы Ишкилдин 1904 елда хәзерге Башкортстанның Бөрҗән районы Миңдегол авылында туа. 1942 елда Бөрҗән районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафына алына. Дивизия комиссары Сәгыйть Әлибаевның шәхсән ат караучысы булып хезмәт итә[3]. Сугыштан соң Сәгыйть Әлибаев еш кына Иске Собхангол авылына яудашын күрергә килә.
Ногъман Ваһап улы курайда уйнаган. Ул дивизия курайчыларын ике рәткә тезеп куюларын һәм азат ителгән торак пунктларга курай көе астында керүләрен хәтерли.
Сугышчы 1946 елда запаска чыгарыла.
Ветеран 1988 елның 12 декабрендә Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында вафат була.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Шаймуратовцы. ИШКИЛЬДИН Нугуман Вагапович [рус.] [Тикшерелгән 13 июль 2021]
- Воины-кавалеристы 112-ой башкирской кавалерийской дивизии, призванные Бурзянским РВК [рус.] [Тикшерелгән 13 июль 2021]
- Память народа. Ишкильдин Нугуман Вагапович [рус.] [Тикшерелгән 13 июль 2021]