Нәбилә Вәлитова

Нәбилә Вәлитова (Нәбилә Габделхәмит[1] кызы Вәлитова) — балет артисты, педагог, балетмейстер. РСФСР халык артисты (1969). Воронеж опера һәм балет театры баш балетмейстеры (1979-1984), сәнгать җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Н.Вәлитова 1.jpg
Н. Вәлитова Я. Лившиц белән
Файл:Н.Вәлитова 2.jpg
Н. Вәлитовага багышланган китап. Воронеж, 2013

1928 елның 28 декабрендә БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге БР Чакмагыш районы) Сыерышбаш авылында туган. Ленинград хореография училищесын (Агриппина Ваганова шәкерте) тәмамлаган (1949). 2006 елның 11 октябрендә Воронежда вафат (иртән эшкә барганда машина бәрә).

Хезмәт юлы

Иҗаты

Ленинград балет мәктәбен тәмамлаган биюче буларак, үзенең талантын классик балетларда тулы ачып бирә. Вәлитованың иҗади йөзе — хәзерге заман һәм классик балет репертуарларындагы төрле пландагы хореографик партияләрне сәхнәдә тәэсирле чагылдыруы һәм профессиональ осталыгы белән аерылып тора.[3] Воронеж хореография училищесындә укыткан шәкертләре арсында: А.Н. Петрина, М.В. Леонькина, Т.В. Хатунцева, Т.А. Фролова, Анжелина Воронцова (Мәскәүнең Зур театры).

Партияләре

Беренче башкаручы
  • 1971 Валерия «Тантана итүче сөю җыры» (Песнь торжествующей любви) М. Носырев — Д.М. Арипова
Башка партияләре
  • Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. И. Чайковский
  • Aврора «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. И. Чайковский
  • Зарема «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев
  • Лауренсия «Лауренсия» А. Крейн
  • Раймонда «Раймонда» А. К. Глазунов
  • Жизель «Жизель» А. Адан
  • Джульетта «Ромео һәм Джульетта»
  • Франческа «Франческа да-Римини» П. И. Чайковский
  • Шәһризадә «Шәһризадә» (Шехеразада) Н. Римский-Корсаков
  • Сольвейг «Пер-Гюнт» Э. Григ
  • Китри «Дон Кихот» Л. Минкус
  • Сари «Күк күкрәве сукмагыннан» (Тропою грома) К.А. Караев

Куйган спектакльләре

Воронеж опера һәм балет театры
  • 1981 «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь)
  • 1982 «Рус җире әкияте» (Сказ земли русской) — либретто авторы (Я.3. Лившиц белән).
  • «Щелкунчик» П. И. Чайковский.
  • «Пахита» Э. Дельдевез.
  • «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

  • 2009 Воронеж хореография училищесы диварына ядегәрлек тактаташ урнаштырыла.[4]

Әдәбият

  1. Балашова Н. По крутым ступеням. Театральная жизнь, 1966, № 3.
  2. Валерий Попов. Шаг на сцену. Набиля Валитова и воронежский балет. Воронеж, 2013.

Чыганаклар

Балет: энциклопедия. Мәскәү: СЭ, 1981.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр