Нәвайи өлкәсе
Нәвайи өлкәсе (Нәвайи вилаяте, үзб. Navoiy viloyati) — Үзбәкстанның өлкәсе. Мәркәзе Нәвайи шәһәре.
Казакъстан Республикасы, Җиззәх, Сәмәрканд һәм Бохара өлкәләре, шулай ук Каракалпакстан белән чиктәш. Өлкәнең мәйданы 110 800 км², халык исәбе 873 мең кеше (2011) тәшкил итә.
Идарә бүленеше
Нәвайи өлкәсе 8 районга (төмәнгә) бүленгән (җәяләрдә мәркәз):
- Канимех (Канимех)
- Кәрмәнә (Кәрмәнә)
- Кызылтүбә (Кызылтүбә)
- Хатырчы (Яңарәбат)
- Нәүбәһар (Бишрәбат)
- Нурата (Нурата)
- Тамды (Тамдыболак)
- Өчкодык (Өчкодык)
Өлкәнең мәркәзе һәм иң зур әһәр — Нәвайи (якынча 128 мең кеше). Өлкәнең эчендә 6 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы поселок, 53 авыл.