Нәкый Батыршин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Нәкый Батыршин
Туган көне 11 апрель 1932(1932-04-11)
Туган
Вафат көне 28 май 2002(2002-05-28) (70 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Бүләк һәм премияләр
Социалистик Хезмәт Герое
Ленин ордены

Нәкый Батыршин (Нәкый Хөрәмша улы Батыршин, 11 апрель 1932(1932-04-11)28 май 2002(2002-05-28) (70 яшь)) — (1932 елның 11 апреле — 2002 елның 28 мае) — инженер-төзүче, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

Нәкый Хурамша улы Батыршин 1932 елның 11 апрелендә Башкорт АССР-ының Стәрлебаш районы Айдарали авылында туган.

Югары белемле — 1959 елда Казакъ педагогия институтын, 1969 елда — Казакъ политехник институтын тәмамлый. 19521954 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә.

1954 елда Төрекмән ССР-ында ВЛКСМ-ның Ташауз шәһәр комитетында эшли башлый. 1956 елда комсомол путевкасы буенча Казакъ ССРның Кустанай өлкәсе Рудный каласына Соколово-Сарбай тау-баектыру комбинаты төзелешенә килә, 1958 елда мөһим объект — Рудный җылылык электр станциясен төзүгә юнәлтелә. Ташчы булып эшли, аннары — «Соколоврудстрой» трестының «Промстрой-5» төзелеш идарәсендә комплекслы ташчылар бригадасы бригадиры була.

Нәкый Батыршинның бригадасы җылылык электр станциясенең төп корпусы стенасын салуны билгеләнгән вакытыннан 30 көн алдан тәмамлый, шуның белән турбина һәм казан агрегатын графигыннан 15 көн алда монтажларга һәм тапшырырга мөмкинлек бирә. Аның кушуы буенча тәүге тапкыр төзелештә, тимер экономияләү максатында, асылмалы басмалар кулланыла, бу дистәләгән эшче көчен бушатырга һәм 12 мең сум дәүләт акчасын экономияләргә мөмкинлек бирә. ТЭЦ объектларында бригада норманы ай саен 125-138 процентка үти.

Капиталь төзелеш буенча җидееллык план йөкләмәсен (1959-1965) үтәүдә ирешкән уңышлары өчен ССРБ Югары Советы Президиумы указы белән 1966 елның 11 августында Нәкый Хурамша улы Батыршинга «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә.

1971-1992 елларда «Татагропромстрой» трестының 245-нче ПМКсында баш инженер һәм башлык була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Социалистик Хезмәт Герое (1966)
  • Ленин ордены (1966)

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татарстанның Социалистик Хезмәт Геройлары
  • Герои труда/ Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трех степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа: Китап, 2011. — 432 с. : ил. — ISBN 978-5-295-05228-6

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Накий Хурамшинович Батыршин