Нәҗип Хәмитов (язучы)
Тәрҗемәи хәле
Файл:Н.Хәмитов 2.jpg
Н. Хәмитов китабы. 2006
1963 елның 17 гыйнварында Киевта туган. Киевның 168- мәктәбен, Киев дәүләт университетының (хәзер Тарас Шевченко исемендәге Милли университет) фәлсәфә факультетын тәмамлаган (1985). Кандидатлык (1992), докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы
- «Киев-Могилян академиясе» милли университеты (Киев) профессоры.
- Украина милли фәннәр академиясенең Григорий Сковорода исемендәге фәлсәфә институты фәлсәфи антропология бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре.
- 1998 елда Һумбольдт исемендәге Берлин университетында метаантропология буенча лекцияләр укый.
- Актуальләштерүче андрогин-анализ һәм психоанализ халыкара ассоциациясе президенты.
Фәнни эш юнәлеше
- Ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне тирәнтен өйрәнү һәм коррекцияләү (төзәтү) белән шөгыльләнә торган актуальләштерүче андрогин-анализ һәм психоанализ методларын уйлап таба.[1]
- Афоризмотерапия — шәхесне махсус сайлап алынган автор афоризмнары ярдәмендә актуальләштерү методикасын уйлап таба.
- Җенесләрнең фәлсәфәсе һәм психологиясе проблемаларын, психоанализ фәлсәфәсен, мәдәниятнең архетиплары фәлсәфәсе һәм психологиясен, экзистенциаль антропология һәм метаантропологияне өйрәнә.
- Психология һәм фәлсәфәгә караган китаплар, шулай ук фэнтези жанрында язылган романнар авторы. Хатыны Светлана Крылова белән берлектә язылганнары да бар.
Китаплары
- «Хатын-кыз һәм ир-ат ялгызлыгы» («Одиночество женское и мужское») (1995),
- «Гадәтилектән котылу: сәнгать тормыш каршылыкларын җиңә» («Освобождение от обыденности: искусство как разрешение противоречий жизни») (1995),
- «Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы чик. Метаантропологиягә кереш» («Пределы мужского и женского. Введение в метаантропологию») (1997),
- «Фәлсәфә тарихы: кеше проблемасы» («История философии: проблема человека») (2000; С.А. Крылова һәм Л.Н. Гармаш белән берлектә),
- «Кеше яшәешендә ялгызлык» («Одиночество в человеческом бытии») (2000),
- «Җенеснең фәлсәфәсе һәм психологиясе» («Философия и психология пола») (2001),
- «Кеше фәлсәфәсе: метафизикадан метаантропологиягә» («Философия человека: от метафизики к метаантропологии») (2002),
- «Ир-ат һәм хатын-кыз сере» («Тайна мужского и женского») (2002),
- «Чибәр хатын-кыз психологиясе» («Психология красивой женщины») (2003; С.А. Крылова белән берлектә) һ.б.