Одиша

Одиша (элек Орисса буларак мәгълүм булган) — көнчыгыш Һиндстанда урнашкан штат. Ул төньяк-көнчыгышта Көнбатыш Бенгалия, төньякта Җаркһанд, көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Чһаттисгарх белән һәм көньякта Андһра-Прадеш белән чиктәш.

Халкы

Орисса штаты халкының 94%-ы Һинд дине тарафдарлары, 2,8%-ы Христианнар, 2,2% - Мөселманнар, 1,14%-ы Сарнаизм дине тарафдарлары, Сикхлар, Буддистлар һәм Җәйничеләр барысы бергә 0,1% тәшкил итә.

undefined