Олег Кошевой урамы (Казан)

undefined

Олег Кошевой урамыКазан шәһәренең Авиатөзелеш (элеккеге Ленин) районындагы Карабай микрорайонындагы урам.

Көнбатыштан төньяк-көнчыгышка Соцгород мәйданы янындагы Копылов урамы белән кисешү аша Мотор төзүчеләр мәйданы янындагы Дементьев һәм Ижау урамнары киселешенә кадәр уза. Копылов, Трамвай, Лиза Чайкина, Годовиков, Дементьев һәм Ижау урамнары белән кисешә.

Тарих

Урам 1942—1943 елларда Краснодон шәһәрендә эш иткән «Яшь гвардия» яшерен антифашистлар комсомол оешмасын оештыручыларның берсе, Советлар Союзы Герое Олег Васильевич Кошевой (1926—1943) хөрмәтенә аталган.

undefined

Олег Кошевой, Дементьев һәм Копылов урамнары арасында 1939 елда нигезләнгән «Крылья Советов» паркы урнашкан. Урам буйлап аның төньяк чиге уза.

Заманча торышы

Урамның гомуми озынлыгы 930 метр тәшкил итә[2].

Олег Кошевой урамында түбәндәге номерлы йортлар бар: 2, 2а к. 1, 2б, 4, 4а, 6, 6а, 8, 8а, 9а, 10, 10а, 11 кв. 1, 12, 12а, 13, 13а, 14, 14а, 15, 16, 16а, 18, 18а, 20, 20/1.

Объектлар

Мәктәпара уку комбинаты

Олег Кошевой урамы 2а йорты буенча «Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 1 нче номерлы мәктәпара уку комбинаты» Муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе урнашкан, ул 1995 елның 30 августында ачылган[3].

undefined
undefined

Прокуратура

Олег Кошевой урамы 8а йорты буенча Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы урнашкан[4].

«Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы

Олег Кошевой урамында «Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы Муниципаль автоном учреждениесе урнашкан, ул ике бинаны били: 17 нче номерлы (боз аренасы) һәм 19 нчы номерлы (бассейн). Комплекста спорт мәктәпләре («Авиатор» край балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Зенит» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ), «Мотор» (БЯСМ), «Дельта» (БЯСМ), «Смена» (БЯСМ) һәм сәламәтләндерү төркемнәре эшли[5].

«Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы элек «шәхси сектор» дип аталган бер катлы йортлар урнашкан территориядә төзелгән.

Боз аренасы комплексы 2009 елның 21 декабрендә, уен залы һәм йөзү бассейны комплексы (шулай ук медицина һәм административ блоклар) 2010 елның 5 маенда файдалануга тапшырылган[6].

«Триумф» спорт-сәламәтләндерү комплексы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектларының берсе.

Медицина учреждениеләре

Олег Кошевой урамы 2б йорты буенча урнашкан торак йортта «Латыпов клиникасы» филиалы (стоматология)[7], 6 нчы йортта — «32 энҗе бөртеге» (стоматология) клиникасы филиалы эшли[8].

Кызыклы фактлар

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада вакытында Олег Кошевой урамындагы кайбер йортларның стеналары биш кат биеклектә Универсиада логотиплары рәсемнәре белән бизәлгән иде.

Фотосүрәтләр