Олы Тархан
Олы Тархан — Татарстан Республикасының Тәтеш районындагы авыл.
Халык саны — 1379 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422386.
Тарих
XVII гасырда нигезләнгән. 1938—1959 елларда — ТАССРның Олы Тархан районы үзәге. Олы Тархан җирлегендә бик күп борынгы каберлекләр табылган.
Демография
Олы Тарханда туган күренекле шәхесләр
- Әнәс Җомагылов - татар галиме, техник фәннәр докторы, профессор, ТССРның атказанган уйлап табучысы.
- Глеб Камалов - татар галиме, ветеринария фәннәре докторы, ветеринар-вирусолог, профессор.
- Барый Тарханов (сәхнә псевдонимы, чын исеме Барый Гафаров), Барый Шиһабетдин улы Гафаров, рус. Тарханов (Гафаров) Бари Шигабутдинович (1892–1935) — драма актеры, татар театрына нигез салучыларның берсе, «Ирек» театр труппасын (Сембер) оештыручы. Беренче булып Татарстан АССР атказанган артисты исемен ала (1926).
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.1 °C | -10.3 °C | -5.3 °C | 5.5 °C | 14.2 °C | 18.9 °C | 20.7 °C | 18.4 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.8 °C | -9.3 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.