Олы Тархан вулысы
Олы Тархан вулысы (тат. ئۈلىٰ تارخان ۋولىٰسىٰ, рус. Больше-Тархановская волость) — Сембер губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Кременки (Самар губернасының Ыстарапул өязе), Пролей-Каша (Казан губернасының Тәтеш өязе), Борындык (Буа өязе), Сөендек һәм Ундыр вулыслары белән чиктәш булган (1890). 20[1] торак пунктта 13586 кеше яшәгән.[2] 1930 елда бетерелә, территориясе Тәтеш һәм Буа районнарына кушыла.
Искәрмәләр
- ↑ Алпавыт утарларын, крестьян утарларын һәм атрупларны да кертеп
- ↑ Список населенных мест Симбирской губернии. [1913] / изд. Симбирского губ. стат. ком. - Симбирск : Типо-литогр. губ. правления, 1913. - XI, 283 с.