Олы Шәмәк вулысы

Олы Шәмәк вулысы (тат. ئۈلىٰ شەمەك ۋولىٰسىٰ, рус. Больше-Шемякинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Борындык (Сембер губернасының Буа өязе), Зур Фырул, Никифор, Кызыл Алан һәм Пролей-Каша вулыслары белән чиктәш булган (1890). 14 торак пунктта 14143 кеше яшәгән.[1] 1920-елларда күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 еда бетерелә, күпчелек территориясе Тәтеш районына кушыла.

Искәрмәләр