Отто Розен (1778)
Барон Отто Федорович Розен (1778 — 12 апрель 1828) — 1826-1828 елларда Казан губернасы губернаторы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
Тәрҗемәи хәле
Розен Отто Федорович — алпавыт, вице-полковник һәм Кийкланың дәүләт киңәшчесе Фридрих Густав фон Розен (1740—1817) һәм аның Софь-Елена Дерфельден гаиләсендә туа.
1812 елгы Ватан сугышында катнашкан һәм майор булып отставкага чыккан.
1818 елда ул Эстляндиянең обер-ландгерихтендә риттершафт-гауптман, ә аннары Эстляндия губернасы дворянлыгы җитәкчесе була. Аңа Киска һәм Ватла дворян утарлары караган.
1826 елның 1 маенда Казан гражданлык губернаторы итеп билгеләнә, Казанга килгәч тә, аңа Казан уку округының элеккеге попечителе М. Л. Магницкий белән көрәшкә керешергә туры килә, ул Казанда яшәп, барон Розенга Санкт-Петербургка донослар яза, әмма тиздән Магницкий Ревельга сөрелә.
Казанда барон Розен ике елдан да азрак яши һәм 1828 елның 12 апрелендә вафат була.
Гаиләсе
Абыйсы - Фёдор Фёдорович (Фридрих Георг Отто фон Розен) - генерал-лейтенант, Наполеон белән сугышларда батырлык күрсәтә.
Хатыны — Анна-Христина фон-Гельвиг. Никахта бердәнбер кыз туа:
Каролина Софи Луиза фон Розен (1799—1878), Виртс, Мытсу, Паатсалу, Илусте һәм Нехату утарлары мирасчысы, Б.В. Икскульнең улы Якоб Иоганн Карл фон Икскульгә кияүгә чыга.
Бүләкләре
1818 елның 19 августында 3 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены ала.
Андреев тасмасында «1812 елгы Ватан сугышы истәлегенә» көмеш медале белән бүләкләнә[1].
Искәрмәләр
- ↑ Розен фон, Фёдор Фёдорович
Әдәбият
- Русский биографический словарь : в 25-ти томах. Розен, Отто Федорович (Казанский губернатор)
- Барон А. Е. Розен, Очерк фамильной истории рода баронов Розен, СПб. 1876, стр. 69; Князь П. В. Долгоруков, Российская родословная книга, т. III, стр. 390, № 119; Архив Капитула орденов (дата смерти); В. И. Панаев, Воспоминания («Вестн. Европы» 1867, т. IV, с. 120); Н. И. Загоскин, История Имп. Казанского Университета, т. IV, Каз. 1906; «Русск. Стар.», т. XXXIV, стр. 636 и т. XL, стр. 360.