Павел Фәхертдинов

Викибирелмәләрдә элемент юк

Павел Фәхертдинов, Павел Марат улы Фәхертдинов, Павел Маратович Фахртдинов (1982 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Электросталь) ― россияле шагыйрь, музыкант, автор-башкаручы. «Проект ХБ» төркеменә нигез салучыларның берсе, «Необарды» квартеты әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1982 елның 30 маенда Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәрендә татар-рус гаиләсендә туган.[1] Әтисе Марат Әнвәрша улы (1958 елгы) шулай ук автор-башкаручы, автор-башкаручылар клубы белән җитәкчелек иткән,[2][3] әнисе фольклор-этник ансамбль солисты булган.[4] Павел Марат улы 2004 елда Маймонид исемендәге дәүләт классик академиясенең (рус. Государственная классическая академия имени Маймонида) юридик факультетын тәмамлаган.[5]

Берничә музыкаль фестиваль, шул исәптән автор-башкаручыларның Грушин фестивале[d] (рус. Грушинский фестиваль) лауреаты.[6] Төрле әдәби, музыкаль һәм әдәби-музыкаль чараларда һәм проектларда, шул исәптән «Тынычлыкның яратылышы» (рус. Сотворение мира) фестивалендә (2010 елның 26 июне, Казан) катнашучы. 2001 елдан «Даждь» фестиваленең[d] даими катнашучысы,[7] «Как бы фест» фестивале катнашучысы. «Baikal-live» арт-фестиваленең берничә тапкыр хедлайнеры (Байкал, Иркутск). 2004 елда «Ике фәрештә» (рус. Два ангела) спектакленә музыка язган (Андрей Платонов хикәяләре буенча Александр Минаев пьесасы).

Дискография

  • 2004 — Два ангела (спектакльгә музыка һәм җырлар)
  • 2005 — Выходи на улицу
  • 2008 — Предполётная (Павел Фахртдинов Сотоварищи)
  • 2009 — ПовтВоренье
  • 2011 — Долго в воде, потом раз — и выныриваешь! (Павел Фахртдинов Сотоварищи)
  • 2013 — Формация (Павел Фахртдинов һәм Jazzband Jim Beam)
  • 2015 — XYZ (Проект ХБ кысаларында)
  • 2017 — Родина (Проект ХБ кысаларында)
  • 2018 — Время хайпа (Проект ХБ кысаларында)
  • 2020 — Нет страха
  • 2022 — Песни Эдгара По (Проект ХБ кысаларында)[8]

Уңышлары

  • 2002 ― IV Халыкара «Петербург аккорд-2002» автор җыры фестивале лауреаты ― «Җырчы-солистлар» номинациясендә
  • 2003 ― XXX Грушин фестивале лауреаты ― «Башкаручылар» номинациясендә
  • 2006 ― «Икенче канал» (рус. Второй канал) фестивале лауреаты ― «Шигърият» номинациясендә
  • 2021 ― Павел Фәхертдинов катнашкан «Необарды» квартеты – «Йолдызлы билет» (рус. Звёздный билет) халыкара әдәби-музыкаль премиясе иясе ― «Музыка» номинациясендә (Аксенов-фест, 2021, Казан)

Башка башкаручылар белән хезмәттәшлек

2013 елда Иркутскида, Baikal-live[d] фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, Олег Медведев һәм Михаил Башаков белән берлектә Иркутск башкаручысы Руслан Бажин (җыр тексты авторы) истәлегенә «Җәйгә бишек җыры» клибы (YouTube сайтында клип "Колыбельная лету" ) яздырыла.

2011 елда Алексей Вдовин һәм Максим Демидов белән берлектә Проект ХБ төркемен оештыра, соңрак төркемгә Дмитрий Дубров (Plotnik82[d] проекты җитәкчесе) кушыла.[9]

undefined

2020 елда COVID-19 пандемиясе вакытында Ромарио[d] (Роман Луговых), Павел Пиковский[d] һәм Василий Уриевский[d] белән квартет булып чыгыш ясый башлый. Берникадәр вакыттан соң ансамбль «Необарды»[d] дип атала. «Необарды» ансамбле ― берничә музыкаль фестиваль, шул исәптән автор-башкаручыларның Грушин фестивале[d] (рус. Грушинский фестиваль) лауреаты.[10][11]

Искәрмәләр

  1. Bards.ru — Фахртдинов Павел Маратович. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2013. Архивировано 3 сентябрь 2013 года.
  2. База данных «Авторская песня» — Фахртдинов Марат. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2014. Архивировано 7 гыйнвар 2014 года.
  3. Волга Ньюс — Павел Фахртдинов вновь выступит в Самаре. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2014. Архивировано 7 гыйнвар 2014 года.
  4. Известия — Маша летит по небу, каркает — птица птицей… Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2014. Архивировано 7 гыйнвар 2014 года.
  5. Свободная Трибуна — Елена Чеснокова. Павел Фахртдинов: Мы переживаем век презрения, 04.12.2013. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 гыйнвар 2014. Архивировано из оригинала 7 гыйнвар 2014 года.
  6. Грушинский фестиваль — Лауреаты и дипломанты Грушинских Фестивалей 2013 елның 8 апрель көнендә архивланган.
  7. Татарам.ру — Павел Фахртдинов: «В Казани люди честнее». Мөрәҗәгать итү датасы: 7 гыйнвар 2014. Архивировано 7 гыйнвар 2014 года.
  8. Павел Фахртдинов. «Песни Эдгара По». Facebook (24 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2022.
  9. ПРОЕКТ ХБ представит в Твери новый альбом. Тверьлайф.ру (4 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 ноябрь 2022.
  10. YouTube сайтында НЕОБАРДЫ на 48 Грушинском фестивале. Павел Фахртдинов, Ромарио, Павел Пиковский, Василий Уриевский
  11. Грушинский фестиваль пройдет в формате бесплатных концертов и онлайн-трансляций. TLTnews.ru (30 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2021. Архивировано 22 ноябрь 2021 года.

Сылтамалар