Пантелеймон Жузе

Пантелеймон Жузе (Җәүзи) (Бәндәли бин Сәлибә әл-Җәүзи, 20 июль 1870(1870-07-20) — 20 гыйнвар 1942) — шәрекъ белгече, православие миссионеры.

Православиеле гарәпләр гаиләсеннән. 1899—1916 елларда Казан рухани семинариясендә (гарәп теле һәм «мөселманлыкны фаш итү» кафедрасында). 1916—1919 елларда Казан университетында, 1920 елдан − Азәрбайҗан университетында.

Үз туган теленнән тыш, рус, франсуз, юнан, татар һәм азәрбайҗан телләрен белә. Ике томлы рус-гарәп сүзлеге (1903) авторы.