Парашютчылар көне

Парашютчылар көне — совет һәм Россия парашют осталарының һәм парашют спортын сөючеләрнең рәсми булмаган бәйрәме, ел саен 26 июльдә уздырыла[1]. Бәйрәм шулай ук кайбер элекке союздаш илләрдә, шул исәптән Украинада да, билгеләп үтелә.

1930 елның 26 июлендә Воронежда совет очучылары, беренче тапкыр парашют белән сикереп, күнегүләр ясыйлар. Бу көн ССРБда парашют спорты үсешенә нигез салынган көн булып исәпләнелә башлый.

Бәйрәм тарихы

undefined

1929 нчы елда Кызыл Армия Хәрби-һава көчләре бригадасы командиры Леонид Григорьевич Минов, «Амторг» совет сәүдә оешмасы составында, «Ирвин» компаниясе заводында була, завод җитештергән коткару парашютлары белән таныша, берничә сикереш ясап карый. ССРБга кире кайткач, Минов Кызыл Армия Хәрби-һава көчләренә парашют хәзерлеге буенча инструктор итеп билгеләнә һәм 1930 елның җәенә кадәр Мәскәү хәрби округы 11 нче авиация бригадасының 30 хезмәткәренә теоретик хәзерлек уздыра[2].

1930 елның 26 июлендә, Воронеж янында, Минов җитәкчелегендә 5 совет очучысы һәм механизаторы (Мошковский, Егоров, Захаров, Коваленков, Кухаренко, Мухин, Поваляев, Пойдус, Филиппов, Фрейман, Черкашин) ССРБ дә беренче тапкыр һавада сикерү күнегүләре ясыйлар. Сикерүләр өчен, Американың «Ирвин» компаниясенең парашютлары кулланыла, алар Миновның АКШка сәяхәте вакытында сатып алына[3]. Хәрбиләр 26-29 июль көннәрендә үткән җыен вакытында барлыгы 59 күнекмә һәм күрсәтмә сикереш ясыйлар.

1930 нчы елда тупланган беренче тәҗрибә Советлар Союзында парашют спортының алга таба үсешенә этәргеч була. 1931 елның азагына Совет десантчылары 600 гә якын күнекмә һәм күрсәтмә сикереш ясыйлар. Парашюттан сикерү шулкадәр популяша ки, шәһәрнең мәдәният һәм ял паркларына да «парашют манаралары» урнаштыра башлыйлар[4].

Бәйрәм традицияләре

Бу көнне парашют осталары һәм спорт сөючеләр өчен төрле спорт ярышлар оештырыла, парашюттан сикерү осталары тарафыннан күрсәтмә чыгышлар башкарыла. Спорт ярышлары башлыча гражданнар һәм хәрби аэродромнарда оештырыла[5]. Бәйрәм көннәрендә мастер-класслар һәм тренинглар үткәрелә. Мәктәп укучылары һәм уку йортлары студентлары өчен парашют спортына һәм аның тарихына багышланган лекцияләр укыйлар[6].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. В России отмечают День парашютиста // Аргументы и факты.
  2. Советский парашютизм: как все начиналось.
  3. Парашютное дело в СССР. спецназ.орг. Архивировано из оригинала 28 октябрь 2012 года.
  4. День парашютиста // Вести ФМ.
  5. 26 июля — День парашютиста: история возникновения праздника. Известия (25 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2024.
  6. День парашютиста. ГлобалМСК.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2024.