Парландырылган бәрәңге белән ит

Сыер яки сарык итен әзерләү

Сыер яки сарык итенең йомшак җире (сум ит) алына. Яхшы­лап юганнан соң, итне 300—500 грамм зурлыгындагы кисәкләр­гә бүләләр дә 2—3 стакан су салып пешерергә куялар. Пешкән ит суынгач, аны вак калҗаларга турыйлар.

Бәрәңге һәм башка кушылмалар

Уртача гына эрелектәге тигез бәрәңгеләрне әрчегәч, урталай ярып, тозлы суда пешереп алалар.

Суган белән кишер аерым савытта майда кыздырыла.

Әзерләү

Майлы табага туралган ит, аның өстенә бәрәңге, бәрәңге өстенә кишер белән суган салына. Өсләренә 1 стакан ит шулпа­сы сибеп, өстен каплап, плита өстенә парландырырга куела.

Икенче ысул

Бәрәңге белән итне икенче ысул белән — башта кыздырып парландырырга да була. Моның өчен чи ит 80—100 грамм зур­лыгындагы кисәкләргә турала. Бу кисәкләргә тоз, борыч сөртеп, онда әвәләнә һәм табага салып һәр ягы кызарганчы кыздырыла. Шуннан соң итне кәстрүлгә салырга кирәк; ит кыздырылган табага бер стакан су салып, кайнатып чыгарырга да аны сөзеп, кәстрүлгә ит өстенә салырга, тагын ике стакан су өстәп, итне 1 —1,5 сәгать сүрән генә утта парландырырга кирәк. Парланган иткә вак итеп турап аерым кыздырылган суган һәм урталай ярып пешерелгән бәрәңге, бер лавр яфрагы, 5—6 бөртек тартма­ган борыч салып, барысы бергә тагын 20—30 минут ут өстендә тотыла,

Рецепт

10 кешелек   хәзерләгәндә:   1—1,5  килограмм ит (йомшак җире), 2 килограмм бәрәңге, 300 грамм суган, 200 грамм кишер (беренче ысул белән парлаганда), 2—3 стакан  шулпа, 1—2 аш , кашыгы он (икенче ысул белән   парлаганда),   100—150 грамм май алына.

Чыганаклар

Төркемнәр