Пеләмеш (елга)
Пәләмеш — Татарстанның Әгерҗе районында елга, Бимә елгасының сул кушылдыгы (Иж бассейны).
Елганың озынлыгы 15 км (Олы Пеләмеш белән), бассейн мәйданы 57,9 км²[1]. Сарапул калкулыгы буенча ага. Олы Пеләмеш чыганагы Пеләмеш авылыннан 5,5 км төньяк-көнбатышка таба урнашкан[2]. Югары агымда көньякка таба ага, аннары көнчыгышка таба борыла, югарыда телгә алынган авылдан 1 км төньякка таба уза һәм Кече Пелемеш белән авылдан 1 км көнчыгышка таба кушыла. (бассейнда башка торак пунктлары юк). Кушылганнан соң елга Пеләмеш исемен йөртә[2]. Сул яр буенча тамагыннан 36 км ераклыкта (Исәнбай һәм Бимә авыллары арасында уртада) Бимәгә коя.
Төп кушылдыгы — Кече Пеләмеш (уң як, озынлыгы 7 км[3] (Пәләмеш авылы аша ага).
Елганың тамагы өлешендә Пәнҗәр — Исәнбай автомобиль юлы кисешә.
Гидрологиясе
Елга катнаш, күбесенчә кар белән туклана. Ноябрь башында туңа, су басу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында тәмамлана. Су җыю территориясендә елга челтәренең ешлыгы — 0,34 км/км², урманлык —26%[3].
Су реестры мәгълүматлары
Россия дәүләт су реестры мәгълүматларе буенча Чулман су бассейны округына карый, елга су хуҗалыгы участогы — Иж елганың башыннан елга тамагына кадәр, елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агиделгә койганга кадәр. Елга бассейны — Чулман[1].
Су объектының дәүләт су реестрындагы коды — 10010112111100027446.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Государственный водный реестр РФ: без назв., 36 км по лев. берегу Бимы.
- ↑ 1 2 Лист карты O-39-143 Исенбаево. Масштаб: 1 : 100 000. Состояние местности на 1982 год. Издание 1988 г.
- ↑ 1 2 Большой Пелемеш.(үле сылтама) Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>исемле тамга: «КТРТ» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән