Перемышль камалышы

Перемышль[1] камалышыРоссия империясе гаскәрләре тарафыннан Беренче бөтендөнья сугышында австрияле Перемышль кальгасының камалышы.

Камалыш барышы

1914 елның 4 (17) сентябрь көнне 3-нче рус гаскәренең алдынгы отрядлар Перемышль кальгасы янына барып җиткәннәр. Штурм исә 22 сентябрь (7 октябрь) көнне башланган, әмма ул 24 сентябрь (9 октябрь) көнне һөҗүмчеләр өчен зур югатулар белән уңышсыз тәмамланган. 25 сентябрь (8 октябрь) көнне кальга янына австрияле гаскәре килә, шуңа күрә 28 сентябрь (11 октябрь) көнне 21 көнгә сузылган камалыш туктатылган.

Варшава-Ивангород операциясе барышында алман һөҗүмне кире каккач соң австрия гаскәрләре яңадан чигенгәннәр һәм Перемышль кабат камалышка эләкте. Бу юлы рус сәргаскәрлеге шәһәрне ачлыктан интектереп алырга карар итте.

1915 елның март ае башында, озак булган камалудан һәм азык бетүенннән соң кальга коменданты Герман фон Кусманек камалышта ерып чыгырга боерык бирә, тик 5 (18) марттагы омтылыш рус гаскәре тарафыннан кире кагылган: әсиргә 107 офицер вә 4 мең түбән дәрҗәле гаскәри төште, күп корал да дошман кулын төшкән.


9 (22) март көнне кальга капитуляцияләнә. Моңа кадәр кальга гарнизоны бөтен снарядларны атып бетерә, ә ныгытылган урыннарны (веркларны) шартлатканнар.

Рус гаскәрләргә 9 генерал, шул исәптә кальга коменданты Герман фон Кусманек, 93 штаб-офицер, 2 204 обер-офицер, 113 890 түбән дәрҗәле гаскәри бирелгән, рус гаскәрләре 900 (икенче мәгълүмат буенча, 1 050) тупны тартып алганнар.

Кальга бирелгәннән соң Перемышльгә шәхсән Россия императоры Николай II килгән. Генерал Брусилов аңа кальга ныгытмаларын күрсәткән.

Галерея

Искәрмәләр

  1. хәзерге вакытта — Пшемысль, Польша

Тышкы сылтамалар