Пшемысль
Пшемысль (пол. Przemyśl, укр. Перемишль, алман. Prömsel) — Польшаның Карпат асты воеводалыгы составына керүче шәһәр.
Халык саны — 65 000 кеше (2009).[2]
География
Шәһәр Польшаның көньяк-көнчыгышында, Сан елгасында, Украина белән чигеннән 12 километр көнбатышрак урнашкан.
| Пшемысль климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Уртача максимум, °C | 0 | 1 | 6 | 13 | 19 | 23 | 24 | 23 | 19 | 14 | 6 | 3 | 13 |
| Уртача минимум, °C | −5 | −4 | 0 | 4 | 9 | 12 | 13 | 13 | 10 | 6 | 1 | −2 | 4 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 663 | ||||||||||||
| Чыганак: [2] | |||||||||||||
Тарих
Беренче тапкыр 981 елда телгә алына.[3] Монгол-татар ябырылуыннан соң шәһәр Польшага күчә. Польшаны Россия, Австрия, Пруссия арасында бүлүдән соң Австро-Венгрия составына күчә. XIX гасырның икенче яртысында австриялылар тарафыннан биредә ныгытма төзелә. 1915 елда озак булган камалыштан соң ныгытма рус армиясе тарафыннан алына. Шуңа карамастан, берничә ай үткәч, австро-герман гаскәрләре Перемышльны кире кайтаралар.
1918—1939 елларда — Польша составында, 1939 елда ССРБ составына күчә. 1941 елның 22—27 июнендәге сугышлары нәтиҗәсендә шәһәр алман гаскәрләре тарафыннан алына. 1944 елның 27 июлендә Илбау-Сандомир операциясе нәтиҗәсендә шәһәрне 1-нче Украин фронты гаскәрләре азат итәләр.